Игътибар: көзге каникул
Балаларның ЮТҺләрдә зыян күрү очракларының күбесе мәктәп каникулы чорына туры килә.
2021 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 344 ЮТҺ теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган, 370 сабыйның сәламәтлегенә зыян килгән.
Пассажир-балалар катнашында 142 ЮТҺ теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 162 бала зыян күргән (узган елның шул чорында - 163-6-162).
Балаларны ташу (йөртү) кагыйдәләрен бозып 12 ЮТҺ теркәлгән, аларда 3 бала үлгән һәм 10 бала җәрәхәтләнгән. Һәлак булган пассажир-балалар белән ЮТҺләр Әлмәт, Тукай һәм Саба районнарында булган.
Җәяүле балалар катнашында 152 ЮТҺ теркәлгән, аларда 156 бала зыян күргән. Тәүлекнең караңгы вакытында 23 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, аларда 25 бала җәрәхәтләнгән. Җәяүле балаларның саксызлыгы аркасында 59 ЮТҺ булган, аларда 59 бала зыян күргән.
Велосипедчы балалар катнашында 46 ЮТҺ булган, анда 46 бала зыян күргән. Велосипедчы балаларның саксызлыгы аркасында 33 ЮТҺ булган, аларда 33 бала тән җәрәхәте алган.
Механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашында 5 һәлакәт булган, аларда 5 бала зыян күргән.
Балалар травматизмын кисәтү максатларында 2021 елның 30 октябреннән 7 ноябренә кадәр «Көзге каникул» дип исемләнгән чаралар үткәрелә. Чарада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев