Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиһазландырылмаган урыннарда су коену тыела

Җәй - ял итү өчен искиткеч вакыт. Эссе көннәрдә сулыклар янында ял итәсе, елгада су коенасы килә. Ләкин контрольсез һәм моның өчен җиһазландырылмаган урыннарда коену җитди куркынычлар тудыра.

Җәй башланганнан бирле Татарстанда инде берничә кеше, шул исәптән балалар да батып үлгән. Су хәтта өлкәннәр өчен дә куркыныч стихия, ә балалар өчен бигрәк тә. Иң мөһиме - балалар өлкәннәр күзәтүе астында коенырга тиеш.

Яңа Чишмә районында су коену өчен бер махсус урын бар - ул район үзәгендә, Шушма елгасы янындагы Яр буе урамында. Район халкы барлык торак пунктларда да диярлек плотиналарда һәм буаларда су коена.

Суда фаҗигаләр килеп чыкмасын өчен, гади кагыйдәләрне белү мөһим. Еш кына исерек килеш су керү, организмның артык суынуы, көзән җыеру, биеклектән сикерү, балаларның коенуын күзәтмәү аяныч хәлләргә китерүче сәбәпләр булып тора.  

Авыл җирлекләре башлыкларына җиһазландырылмаган урыннарда су коенуны тыю турындагы таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә, буалар, плотиналар ярларында кисәтү аншлаглары урнаштырырга һәм сулыкларда кизү торуны оештырырга кирәк.

Агымдагы елда республикада су объектларында (пляжларда) массакүләм ял итү өчен 20 урын оештырылган һәм эшли. Шул исәптән Казанда - 5, башка шәһәрләрдә - 10 һәм авыл районнарында - 5 пляж.

Хөрмәтле район халкы һәм кунаклары! Суда максималь сак булыгыз һәм тәртип саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев