Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икәү яшәве – икеләтә күңелле

Агымдагы елның ноябрендә ирле-хатынлы Иван Иванович һәм Клавдия  Михайловна Чесноковлар бергә гомер итүләренә 60 ел булуны билгеләп үтәчәк. Бүген алар балачак, яшьлек һәм бергә үткән елларын искә алалар.

Иван Чесноков Елховка авылында туган. Авыл зур булмаса да, анда тормыш кайнап торган:  һәр йортта берничә бала.  Ачлык, авыр сугыш еллары булуга да карамастан, җәйләре елгада коенып, балык тотып үтсә, кышын рәхәтләнеп тауда шуганнар, кар атышып уйнаганнар. Сосновка мәктәбенең 4 сыйныфын тәмамлагач, Иван Иванович ярты ел җәяүләп Яңа Чишмәдә бишенче сыйныфта укып йөргән, ә аннан мәктәпне ташлаган. Сәбәбе – өскә, аякка кияр кием булмауда, шуның белән аның балачагы тәмамланган. 12 яшеннән  армиягә чакыру яше җиткәнче атлар көткән, тик сәламәтлеге буенча Иванны армия  хезмәтенә алмыйлар (ул Казаннан әйләнеп кайта). Һәм кабат эшкә чыга, эштән соң – дуслар-иптәшләр белән клубка кинога йөриләр. Аннан – Ямаш училищесы, киң профильле  тракторчы-машинист правасы ала һәм аны чирәм җирләрне үзләштерүгә  җибәрергә әзерлиләр.
- Нинди  чирәм җир, мин бит инде Клавага гашыйк булып йөри идем, - ди Иван Иванович. - Мин,  колхозга алуларын сорап, XX партсъезд исемендәге колхоз рәисе Поликарповка мөрәҗәгать иттем. Ул: “Гариза  яз да, техника ал“,- диде. Шулай итеп мин сөйгән ярым янәшәсендә, туган авылда механизатор булып калдым.
Клава Шерстобитова Яңа Чишмәдә туып үсә. Әтисен ул хәтерләми, 1941 елда фронтка чакырганда кызга 4 яшь була, ә әтисе сугыш кырыннан әйләнеп кайтмый. Ул Мәскәү тирәсендә барган сугышларда һәлак була һәм бүгенге көнгәчә Клавдия Михайловна әтисенең кайда җирләнгән булуын белми. Тормышлары авыр була: әниләре ике баланы ялгызы тәрбияли, ничек кенә авыр булмасын, Клавдия түти җиде еллык мәктәпне тәмамлый, аннан колхозга эшкә китә. Атна  буе эшләп, бер ял көнен ничек зарыгып көтүләрен(кызлар белән бергәләп җыелып утыруларын) искә ала.
- Ул бик кызык еллар иде. Без дус кызлар  белән  клубка йөрмәдек, мин Иванны белми идем, ул бит әле миннән яшьрәк  тә. Аның  кайчан һәм кайда миңа күзе төшкәндер, белмим. Мине ничек  итеп  үзенә карата алгандыр – анысын да хәтерләмим. Беренче тәкъдим ясавы белән мин аңа тормышка чыгарга ризалаштым, - ди.
1958 елның 20 ноябрендә Иван һәм Клавдия туй ясыйлар. Бергә Елховка авылында яши башлыйлар, аннан соң күрше Сосновкага күчәләр. Иртән Клавдия өйдә хуҗалык итсә, ә ире терлекләр караган. Аннан соң эшкә киткәннәр. Урманга утынга  да бергә барганнар. Бергә кискәннәр, ярганнар, гаилә учагын җылытканнар. Алар тормышында барысы  да була: шатлыгы  да, кайгысы да – 17 яшьлек  уллары фаҗигале төстә һәлак була. Бу 1982 елда, Чесноковлар әле яңа гына Яңа Чишмәдә йорт сатып алган һәм шунда күченергә җыенган вакытта була. Улларын җирләгәч, Сосновкага алар яңадан кайтмый. Яңа урында башка тормыш башлана. Әмма Иван белән Клавдиянең 1960 елда туган кызлары Антонида кала. Хәзер ул инде күптәннән гаиләсе белән Чабаксарда  яши. Ел саен әти-әнисе янына кайта: шулай булмыйни?! Бердәнбер балаларын һәм оныкларын күрергә зар булуларын аңлый бит ул. Чесноковлар бүгенгесе көндә яхшы йортта яшиләр, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, йорт яны территориясен, ишегалдын чиста тотарга  тырышалар. Клавдия Михайловна чәчәкләрне бик ярата һәм танышлары да бу хакта белә. Шуңа күрә мөмкинлек булган саен аңа яңа төр чәчәк үсентеләре алып кайтып бүләк итәләр. Иван Иванович аңа чәчәкләр  карарга булыша. Тәрәзә төпләрендә яраннары ел буе шау чәчәктә утыра.
- Чәчәкләр өйгә бәйрәм төсе кертә, чөнки бит бездә хәзер бәйрәмнәр бик сирәк була, - ди Клавдия Михайловна.
- Шушы сирәк бәйрәмнәрне сез ничек үткәрәсез?
- Торт сатып алам, хуш исле чәй әзерлим дә, бабайны өстәл янына чакырам. Ә калган көннәрдә тәм-томнарны азрак кулланырга  тырышабыз, ни дисәң дә, яшь чаклар түгел бит, бәйрәмнәрдә исә бераз сыйланабыз, күршеләргә дә өлеш чыгарабыз.
- Ә күршеләребез яхшы, ярдәмчел, аралашучан, - дип сүзгә кушыла Иван Иванович. - Яхшы күрше – еракта яшәгән туганыңнан якынрак, - дип юкка гына әйтмиләр бит.
Лариса Федорова     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X