Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ике сәгать эчендә 7 юл хәрәкәте кагыйдәсе бозылган

21 февральдә Яңа Чишмәдә ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Тоннель» операциясе үткәрделәр.

«Тоннель» профилактик операциясе барышында без юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 7 машина йөртүчене ачыкладык. Дүрт автотранспорт берәмлеге укып булмаслык (пычранган) номерлар белән хәрәкәт итте; ике машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозды (җәяүлеләргә өстенлек бирмәде), берсе төзек булмаган транспорт чарасы белән идарә итте», - дип сөйләде «Яңа Чишмә хәбәрләре»нә район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.
«Тоннель» операциясе кысаларында 2 сәгать эчендә (15.00 дән 17.00 гә кадәр) барлыгы 27 автотранспорт тикшерелгән һәм каралган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X