1 апрельдән 31 майга чаклы районда территорияләрне төзекләндерү һәм санитар чистарту буенча икеайлык, ә 1 апрельдән 15 майга чаклы "ЭкоЯз" конкурсы узды.
Икеайлык барышында шимбә өмәләрендә 9 меңнән артык кеше катнашты, 5 тонна чамасы макулатура җыелды, 805 чара үткәрелде. 2 айда 5487 агач һәм 297 куак, ә 29 апрельдә - Урман утырту көнендә - 675 төп чыршы, 654 нарат, 125 каен, 20 юкә, 40 карлыган, 5 слива, 20 шомырт, 15 тирәк утыртылды. 2070,5 куб. метр каты көнкүреш калдыгы чыгарылды, шул исәптән - ККК полигонына - 1808,5 куб. м, 3987,2 квадрат метр мәйдан биләгән санкцияләнмәгән 215 чүплектән 1985 куб. метр чүп-чар юк ителде. Шушы чараларда 320 берәмлек махсус автотранспорт эшләде. Икеайлык барышында ачыкланган 820 төзекләндерү кагыйдәләренең бозылу очрагының 804-е бетерелде, гражданнарга 10 беркетмә төзелеп, 16500 сум штраф салынды (4000 сумы түләнде).
.jpg)
"ЭкоЯз" бәйгесе 5 юнәлештә игълан ителгән иде. "Экомәктәп" номинациясендә Яңа Чишмә гимназиясе беренче урынны, Красный Октябрь мәктәбе - 2, Черемухово мәктәбе өченче урынны яулады. "Эко-гаилә" номинациясендә Тубылгы Таудан Журавлевлар гаиләсе беренче, Красный Октябрьдән Каруниннар гаиләсе - икенче, Акъярдан Минабетдиновлар гаиләсе - өченче. Журавлевлар гаиләсе - үрнәк гаилә. Наталья Ивановна Журавлева 1 төркем инвалид бала карый, Александр Михайлович "Ямашнефть" НГДУ-да эшли, әтисе Михаил Сергеевич - пенсионер. Өч балалары: Татьяна (1 төркем инвалид), Ксения, Дмитрий.
Икеайлык барышында гаилә Тубылгы Тау авыл җирлегенә зур ярдәм күрсәткән: зират территориясен җыештырган, ККК чыгарган. Журавлевлар үз участокларын да игътибарсыз калдырмыйлар, йорт тирәләре һәрвакыт чиста, тәртиптә, авылда беренчеләрдән булып җыештыру эшләренә керешәләр. Ярдәмче хуҗалыклары, бакчалары бар.
"Экопредприятие" номинациясендә ИЭ Панфилова беренче урын алды. Надежда Петровна Панфилова Горшково авылын төзекләндерүдә зур ярдәм күрсәтә (бу хакта Ленино АҖ турындагы (Авыл: кичә, бүген, иртәгә") язмада тәфсилләбрәк укыгыз).
"Эко - балалар бакчасы" номинациясендә 1 урын Тубылгытаудагы "Тургай", 2 урын Яңа Чишмәдәге "Алтын ачкыч" һәм 3 урын Шахмайдагы "Ромашка"балалар бакчаларына бирелде.
"Эко - җирлек" номинациясендә 1 урын - Яңа Чишмә АҖ-дә, Тубылгы Тау АҖ - 2 урында, Красный Октябрь АҖ - 3 урында.
"ЭкоЯз" да җиңүчеләр һәм призерлар акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев