Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Икеләтә бәйрәм

19 март көнне Зирекледә яшәүче тыл хезмәтчәне Вәлиуллин Мотыйгулла Мингазетдин улы 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тормыш иптәше Бисал Нотфулла кызы белән алар икеләтә бәйрәм иттеләр, чөнки Бисал апа да бу көнне 81 яшен тутыру бәхетенә иреште. Алар уртак тормышларын да март аенда корып, инде 57 ел буе бер-берсенә тугры...

19 март көнне Зирекледә яшәүче тыл хезмәтчәне Вәлиуллин Мотыйгулла Мингазетдин улы 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тормыш иптәше Бисал Нотфулла кызы белән алар икеләтә бәйрәм иттеләр, чөнки Бисал апа да бу көнне 81 яшен тутыру бәхетенә иреште. Алар уртак тормышларын да март аенда корып, инде 57 ел буе бер-берсенә тугры иптәш һәм таяныч булып гомер итәләр.
Мотыйгулла абый сугыш вакытының михнәтләрен, тылдагы авыр хезмәтне үз- яшүсмер җилкәсендә татып, Бөек Җиңүгә өлеш керткән миллионлаган ветераннарның берсе.
Тыныч тормышта ул шофёр һөнәрен үзләштереп, гомере буе шуңа тугры булып кала. Бисал апа белән гаилә коргач, чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашалар, аннан туган авылыбызда күмәк хуҗалыкта хезмәт куялар, 5 бала тәрбияләп үстерәләр.
Гомер бәйрәмнәре белән котларга алар янына Зирекле авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Һәм "Әдәби сүз" түгәрәгенә йөрүче балалар килде. Авыл җирлеге исеменнән бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев