Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Икмәк көне»: бәйрәмне Шахмай музеенда үткәргәннәр

«Ромашка» балалар бакчасы нәниләренә икмәкнең тормыш чыганагы булуын аңлатканнар.

 16 октябрьдә Бөтендөнья икмәк көнен Шахмай музеенда билгеләп үттеләр, - дип хәбәр итә «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалы мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.

- 15 октябрь - бәйрәм уңаеннан без «Ромашка» балалар бакчасының өлкән төркем балалары белән чара үткәрдек, балалар табышмакларга җаваплар бирделәр, икмәкнең килеп чыгышы турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, әниләре пешергән икмәк-күмәч ризыкларының ассортиментын санап чыктылар. Чара барышында алар белән «Икмәк юлы - бөртектән өстәлгә кадәр» дигән презентация карадык. Шулай ук балаларга икмәкнең тормыш чыганагы булуын җентекләп аңлаттык, хәтта кечкенә генә икмәк валчыгына да сакчыл караш булдырырга кирәклегенә төшендердек.

Икмәк... Көн саен без аның турында уйлыйбыз, аның турында ишетәбез. Кунакларны да бит ипи-тоз белән каршы алалар. Башка ризыкларны ашамыйча тора алсак та, икмәктән беркайчан да баш тартмаячакбыз! Халыкта: «Ил терәге – икмәк» - диләр. Икмәк тәмле генә түгел, файдалы да. Өстәлдә икмәк булсын өчен зур хезмәт куярга кирәк. Шушы икмәкне маңгай тирләрен түгеп үстерүче игенчеләребезгә, пешекчеләребезгә рәхмәтебез, хөрмәтебез чиксез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X