Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Ил тарихында гасырлар кайтавазы» конкурсының район этабы узган

Тубылгы Тау авылы мәдәният йортында «Ил тарихында гасырлар кайтавазы» республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узган.

Проект гаилә һәм нәсел традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, буыннар дәвамчанлыгын ныгытуга юнәлдерелгән. Узып баручы Гаилә елында фестивальнең максатлары бигрәк тә актуаль булып тора.

Казаннан килгән жюри алдында Чертуштан Мусиннар һәм Ситдыйковлар, Әдәмсәдән Шакировлар һәм Тубылгы Таудан Хөсәеновлар  үзләренең гаиләләре һәм шәҗәрәләре турында сөйләгәннәр. Катнашучылар шулай ук үз гаиләләрендә әзерләнгән милли ризыкларны, шәҗәрә агачларын тәкъдим иткәннәр һәм иҗади әдәби-музыкаль композиция күрсәткәннәр. Жюри, фикер алышуда зона этабына әзерлек барышында ниләргә игътибар итәргә кирәклеген әйтеп, чыгышларга югары бәя биргән.

Беренче урынны Мусиннар гаиләсе алган, икенче урында – Шакировлар, өченчедә Хөсәеновлар гаиләләре, Ситдыйковлар гаиләсенә катнашучы Дипломы һәм кызыксындыру бүләге тапшырылган.
Тулырак язманы 22 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев