Җилдән җитез Роза апа

Тиешле еллар эшлим дә, туган якларыма кайтып төпләнәм, дип, күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга Уфада алты айлык элемтәчеләр курсын тәмамлап, юллама буенча килгән, хезмәт юлын почта бүлекчәсе начальнигы булып башлаган (сүз уңаенда, бер урында 38 ел хезмәт куйган!) кызга Шахмай авылында ярты гасыр тоткарланырга туры килә. Хәер, ул әле дә...
Гомер юлдашы итеп сайлаган Рәмисе күптән бакыйлыкка күчкән, кызларының да үз тормышы: башлы-күзле булганнар, инде үзләре әни, туган ояларыннан еракта - Чаллы шәһәрендә көн күрәләр. Шулай да, Роза ханым ялгыз түгел. Аның өчен өзелеп торган күршеләре, дуслары бар. Шулай булмый ни, Роза Шәмсетдин кызы үзе дә бит авылдашлары турында бары уңай фикердә генә: Ходайга шөкер, барысы белән дә бертуганнардай яшибез, ди. Балаларын, оныкларын да (алар дүртәү, барысы да югары белемле, икесе инде тормышлы да икән) мактап туя алмый. Ул үзе дә кешеләрне, тормышны ярата торган, оптимист кеше. Хәрәкәттә - бәрәкәт, диләр бит. Роза ханым үз эченә бикләнеп яшәүне күз алдына да китерә алмый. Төскә-биткә үз яшеннән байтакка яшьрәк күренүе шуларның нәтиҗәседер дә әле. Актив тормыш алып баруы да бүгенге көндә әле кызларга биргесез булуына (күз генә тия күрмәсен) тәэсир итми калмагандыр.
Редакциядә без аның белән күптәнге танышлар күк очраштык, гәрчә беренче генә тапкыр күрешүебез булса да. Ул безнең үтенеч буенча фоторәсем китергән иде. Кеше йөрәгенә юлны, уртак телне тиз таба белүче Роза ханым белән әңгәмә коруы да бик җиңел булды. Инде олы яшьтә булуына карамастан, бүгенге көндә дә сәхнә түреннән төшмәгән Роза Шәмсетдин кызы сәнгатькә бала чактан гашыйк. Үзе дә бик матур җырлый, бии - нәселдән килгән, әти-әнисеннән бирелгән сәләт. "Татарстан-Яңа гасыр" каналында районнардан һәвәскәр җырчылар арасында ретро җырлардан торган бәйге оештырылуы игълан ителеп, "Җырлыйк әле" музыкаль тапшыруының проект авторы, оештыручысы һәм редакторы Нәҗип Бәдретдинов безнең районнан әлеге бәйгедә катнашачак җырчыларны сайлаганда араларында Роза ханым да булуын, аның "Сагыну" җырын башкарып, II турга узуын, анда өздереп "Мәк чәчәген" җырлавын (сүз уңаенда, безнең җырчыларның алексеевскийлыларга бирешмәүләрендә Роза ханымның өлеше дә зурдыр) газета укучыларыбыз күреп-ишетеп белә. Яшьрәк чагым булса, клуб хезмәткәре булып эшләр идем, хәзер мөмкинлекләр күп, бары оештыра, халыкны сәнгать дөньясына җәлеп итә белү генә кирәк, ди ул. Чыннан да, андыйларга ут чаткысыдай, диләр. Роза ханымның әле бүген дә энергиясе, дәрте ташып тора. Күңеле җыр-биюдә генә икән дип уйлый күрмәгез, Роза Шәмсетдин кызы намазын да калдырмаска тырыша, ифтар, коръән уку мәҗлесләре дә үткәргәли. Бертуганнары (алар 5әү) да исән-сау, алар янына барып кайтырга да вакыт таба, үзе белән эшләгән хезмәттәшләренең хәлен белергә дә онытмый, бигрәк тә Чертушта яшәүче, ул елларда почтальон булып эшләгән 81 яшьлек Зәйтүнә әби Галиева янында еш була. Ул да минем кебек ялгыз бит, ди. Гомер иткән авылындагы тирә-күрше әбиләрне дә онытмый. Хезмәт урыныннан лаеклы ялга чыккач та әле ул социаль яклау бүлеге аша ике әбигә хезмәт күрсәтә, Шәмсенур апа Гайнуллинаны үзем карап җирләдем, ди. Эшләгән дәвердә Роза ханым 14 кызга оператор эше серләрен төшендерә. Кайда гына хезмәт куйсалар да, эшкә өйрәткәне өчен алар бүген дә аңа рәхмәтле. Роза ханымның күршесе Касыйм ага Төхфәтуллиннар гаиләсенә Акбүредән килен булып төшкән Гөлия без элемтәчеләр әзерләүче уку йортында өйрәнмәгән нәрсәләрне Роза апа кул астында эшләгәндә белдек, дип искә ала.
Яшьрәк чакта күпләп мал-туар тоткан Роза ханымның ишегалды бүген инде тынып калган. Бакча эшләре белән мәшгульмен, ди, берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерә.
Соң булса да, уң булсын, диләр, Роза апа, шушы көннәрдә генә билгеләп үтелгән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез, сезнең кебек тормыштан ямь, тәм табып яши белү үзе бер бәхеттер. Ходай озын гомер бирсен сезгә, бакчагыз әле озын-озак еллар шулай гөлчәчәкләргә күмелеп утырсын, җылылык бөркелеп торган өегезгә илтүче сукмакта тирә-күрше, дусларыгыз эзе суынмасын, алда да сәхнә түрендә авылдашларыгызны моңга күмеп, сокландырып яшәргә язсын, дигән теләктә калабыз.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 май 2022 - 20:53«Мой путь в ГТО» конкурсының район этабында халык тарафыннан тавыш бирүгә йомгак ясалды «Мой путь в ГТО» республика конкурсына безнең район балалары тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы рәсемнәр өчен 1345 яңачишмәле үз тавышын биргән.2700
-
18 май 2022 - 20:40Ачыктан-ачык сөйләшү: «Төзелеш тармагы һәм коррупция» Халыкта төзелеш тармагы иң коррупцияләнгән өлкә, дигән фикер киң таралган.3200
-
18 май 2022 - 20:36Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ике машинага арест салганнар Әгәр дә административ штраф законнарда билгеләнгән вакыт эчендә (РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә) түләнми икән, бу түләнмәгән административ штраф суммасынннан икеләтә күләмдә штраф салынуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителүгә китерә.3300
-
18 май 2022 - 12:18Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмә районында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.6500
-
18 май 2022 - 12:15Шахмай мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашканнар Алар катнашындагы телевизион тапшыруны июнь аенда ТНВ каналында күрсәтәчәкләр.5500
-
18 май 2022 - 12:12Эшмәкәр Насыйх Мортазин акбүрелеләргә процентсыз ссуда бирәчәк Акбүре АҖ башлыгы терлек санын арттырырга теләүче авылдашларына ярдәм итәргә тәкъдим иткән.6500
-
18 май 2022 - 12:09Халыкара музейлар көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында бәйрәм чарасы булып узган «Бәйрәмгә Зирекле авылының халык иҗаты музее хезмәткәрләре һәм 5 ел Шахмай музеенда эшләгән элеккеге хезмәттәшебез Гөлнар Сабирова килде, - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.7000
-
18 май 2022 - 11:20Яңа Чишмәдә Сабантуй 12 июньдә узачак ТР Президенты Указы белән авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә Сабантуйлар үткәрү көннәре билгеләнгән.7700
-
18 май 2022 - 10:54Мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак Уку елы тәмамлануга якынлаша һәм 24 майда мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.6700
-
18 май 2022 - 10:17Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан.7800
-
18 май 2022 - 10:05Атнаның иң яхшы механизаторларына премияләр тапшырылган Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.6800
-
17 май 2022 - 20:19Яңа Чишмәдә пенсионерлар арасында XII Республика спартакиадасының беренче этабы булып узган Чара 17 майда «Олимп» УСЗда булып узган, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган.1800
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.7300
-
12 апрель 2021 - 13:27Изге Рамазан ае белән! Район мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшраповның район мөселманнарына мөрәҗәгате һәм котлавы.
-
28 май 2020 - 12:0127 майда Яңа Чишмә районының иң өлкән кешесе, Акбүре авылында яшәүче 97 яшьлек тыл хезмәтчәне Әдия Гыйният кызы Шәйхетдиновага «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медале тапшырылды.
-
18 май 2022 - 08:08Акбүре авылының «Буыннар мирасы музее» уңышлы эшләвен дәвам итә18 майда илдә Музейлар көнен билгеләп үттеләр.6200
-
17 май 2022 - 11:59Черемухово мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Корнева Ксения А. М. Бутлеров исемендәге III Республика фәнни - гамәли конференциясе лауреаты булган Проектның оригиналь темасы: «Рус, татар һәм инглизләрнең туй традицияләре: охшашлыклар һәм аерымлыклар».14500
-
16 май 2022 - 19:46Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмә районының Зирекле авылында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.12800
-
17 май 2022 - 13:12Яңачишмәлеләр тарафыннан тавыш бирүгә иң яхшы өч балалар рәсеме куелды 16 майда «Мой путь в ГТО» дип исемләнгән балалар проектлары конкурсының муниципаль этабы тәмамланган.12400
-
15 май 2022 - 05:15Анна Петровичева: «Мин кечкенәдән үк әрсез» 15 майда Петровичева Анна Адамовна үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.11900
-
17 май 2022 - 12:0316 майда «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өмә үткәрелгән Хезмәткәрләр өмәдә актив катнашканнар, чәчәкләр утыртканнар, территорияне төзекләндергәннәр.11900
-
15 май 2022 - 10:12Яңа Чишмә районы кызы «Татар кызы - 2022» республика конкурсының ярымфиналына үткән 14 майда Нурлатта «Татар кызы - 2022» республика конкурсының зона этабы булып узган.11400
-
16 май 2022 - 15:43Бүген Яңа Чишмә районының элеккеге башлыгы Виталий Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә Виталий Петрович Макаров Яңа Чишмә районын торгызуга зур өлеш керткән. Бүген, 16 майда, 1983 елдан 1993 елга кадәр безнең Яңа Чишмә районында җитәкче вазыйфаларда эшләгән һәм аны торгызуга зур өлеш керткән Виталий Петрович Макаров үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.11100
-
16 май 2022 - 19:49Яңа Чишмә районында туып-үскән ханым фронтовик-бабаларын искә ала Түбән Камада гомер итүче Любовь Казакова редакциягә үзенең Бөек Ватан сугышында катнашучы туганнары турында язган.10100
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.10100
-
17 май 2022 - 13:18Иң мөһиме - кешеләр гомерен саклау Мәктәп директорлары катнашындагы юл хәрәкәте иминлеге (ЮХИ) буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәрде.9300
-
18 май 2022 - 10:17Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә районының өч фермеры 12 млн. сумга якын суммада грантлар откан.7800
-
18 май 2022 - 11:20Яңа Чишмәдә Сабантуй 12 июньдә узачак ТР Президенты Указы белән авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә Сабантуйлар үткәрү көннәре билгеләнгән.7700
-
17 май 2022 - 18:42Машина йөртү хокукларының гамәлдә булуы озайтыла РФ Хөкүмәте карары нигезендә машина йөртү таныклыкларының гамәлдә булуы өч елга озайтыла.7300
-
18 май 2022 - 12:09Халыкара музейлар көне алдыннан «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында бәйрәм чарасы булып узган «Бәйрәмгә Зирекле авылының халык иҗаты музее хезмәткәрләре һәм 5 ел Шахмай музеенда эшләгән элеккеге хезмәттәшебез Гөлнар Сабирова килде, - дип хәбәр итте редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова.7000
-
18 май 2022 - 10:05Атнаның иң яхшы механизаторларына премияләр тапшырылган Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының чираттагы атнасына йомгак ясаган.6800
-
18 май 2022 - 10:54Мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау 24 майда яңгыраячак Уку елы тәмамлануга якынлаша һәм 24 майда мәктәп укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак.6700
-
18 май 2022 - 12:12Эшмәкәр Насыйх Мортазин акбүрелеләргә процентсыз ссуда бирәчәк Акбүре АҖ башлыгы терлек санын арттырырга теләүче авылдашларына ярдәм итәргә тәкъдим иткән.6500
-
18 май 2022 - 12:18Яңа Чишмәдә яшәүче берәү машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән Яңа Чишмә районында яшәүче берәү ел ярымга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.6500
-
18 май 2022 - 08:08Акбүре авылының «Буыннар мирасы музее» уңышлы эшләвен дәвам итә 18 майда илдә Музейлар көнен билгеләп үттеләр.6200
-
18 май 2022 - 12:15Шахмай мәктәбе укучылары «Тамчы-шоу»да катнашканнар Алар катнашындагы телевизион тапшыруны июнь аенда ТНВ каналында күрсәтәчәкләр.5500
-
18 май 2022 - 20:36Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре ике машинага арест салганнар Әгәр дә административ штраф законнарда билгеләнгән вакыт эчендә (РФ КоАПның 20.25 ст. 1 өлеше нигезендә) түләнми икән, бу түләнмәгән административ штраф суммасынннан икеләтә күләмдә штраф салынуга, 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителүгә китерә.3300
-
18 май 2022 - 20:40Ачыктан-ачык сөйләшү: «Төзелеш тармагы һәм коррупция» Халыкта төзелеш тармагы иң коррупцияләнгән өлкә, дигән фикер киң таралган.3200
-
18 май 2022 - 20:53«Мой путь в ГТО» конкурсының район этабында халык тарафыннан тавыш бирүгә йомгак ясалды «Мой путь в ГТО» республика конкурсына безнең район балалары тарафыннан тәкъдим ителгән иң яхшы рәсемнәр өчен 1345 яңачишмәле үз тавышын биргән.2700
-
17 май 2022 - 20:19Яңа Чишмәдә пенсионерлар арасында XII Республика спартакиадасының беренче этабы булып узган Чара 17 майда «Олимп» УСЗда булып узган, ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган.1800
-
16 май 2022 - 20:3719 майда Яңа Чишмәдә «Тоннель» операциясе узачак 2022 елның 19 маенда ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан Яңа Чишмәдә чираттагы «Тоннель» операциясе үткәреләчәк.10100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шешминская новь
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47633 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мусин Азат Вализанович Email: sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Адрес редакции: 423190 Республика Татарстан, с.Новошешминск, ул.Ленина, д.102.
Телефон редакции: 8(84348)2-21-46 - Руководитель филиала. 8(84348)2-23-46 - Бухгалтерия и отдел рекламы. 8(84348)2-24-32 - отдел писем
Электронная почта редакции: sheshminskaja-nov@tatmedia.com
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции sheshminskaja-nov.dir@tatmedia.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика