Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илгиз Гамируллин: «Үз эшеңне тапсаң, кечкенә авылда да уңышка ирешә аласың»

Тубылгы Тау авылында яшәүче Илгиз Гамируллин салкын ысул белән, чүкеп матур бизәкләр ясый.

Илгиз 2009 елда Ленино урта мәктәбен тәмамлый, шуннан соң Казан механик-технология техникумына укырга керә.

Укуын тәмамлап, Илгиз «Ямашнефть»тә эшли. Хәзерге вакытта скважиналарны тикшерү буенча оператор.

Төп эшеннән тыш, Илгиз чүкеп ясау эше белән дә шөгыльләнә. Бу аның мавыгуы (хобби) гына түгел, ә өстәмә табыш алу да.

Өч ел эчендә Илгиз шушы үз эшендә зур уңышларга ирешкән, аны чын оста дип тә атарга була. Хәзер ул Радик Әхмәтсафин белән бергә эшли.

Алар Яңа Чишмә районында яшәүчеләр арасында зур популярлык казанды, чүкеп ясалган төрле әйберләргә заказлары да күп.

Илгиз бөтен яшьләргә үрнәк, хәтта кечкенә генә авылда да үзеңә шөгыль табып, моңа көч куеп, уңышларга ирешергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев