Илья Сяркин: «Барысы да уңышлы килеп чыкты»
«Социаль контракт» дәүләт программасының отышлы үрнәге.
АНО «Милли приоритетлар» Татарстан Республикасының региональ проект офисы белән берлектә Татарстанда гамәлгә ашырыла торган милли проектлар чараларын яктырту буенча «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль кампаниясен эшләтеп җибәрде.
Акция кысаларында позитив кейсларны мәгълүмати яктырту, социаль контракт төзү һәм балалы гаиләләрнең матди иминлеген яхшырту оештырылган.
Рус Чабаксары авылында яшәүче Илья Сяркинга авыл җирлеге башкарма комитетында социаль контракт төзергә тәкъдим иткәннәр. Ул үзе һәм аның хатыны Полина әле бик яшьләр: аңа 21, ә хатынына 22 яшь. Һәм гаилә стажы да бер елдан артык кына. Күптән түгел туган авылына кайткан яшь гаиләгә өстәмә керем чыганагы буларак, социаль контракт тәкъдим иткәннәр. Узган елның 26 февралендә туй ясап, Илья белән Полина башта Яр Чаллыда урнашырга карар иткәннәр - Полина анда белем алган. Вакытлыча яшәү өчен алынган фатирда яшәгәннәр. Ләкин алар бер ел гына «түзгәннәр». Авыл, кече ватан һәм ияләнгән авыл тормышы үзенә тарткан. «Шәһәр - ул минем өчен түгел», - дип нәтиҗә ясады Илья.
Өстәвенә, аның һөнәре дә авыл хуҗалыгына кагылышлы. Ул Алексеевск аграр көллиятенең Яңа Чишмә филиалын «тракторчы» белгечлеге буенча тәмамлаган. Күрше Чуаш Чабаксарында «Игенче» ҖЧҖ бар, шуңа күрә аның эш эзләүдә кыенлыклары булмаган. Мондый эшчеләр авыл хуҗалыгында һәрчак кирәк, бигрәк тә яшьләр. Җитәкчелек йорт сатып алуда да, кирәкле сумма белән дә булышкан. Илья апрель аенда йорт сатып алган һәм бурычын каплаган да инде.
Социаль контракт тәкъдим ителгәч, Илья кирәкле документлар җыйган. Ниндиләр икәнлеген аңа социаль яклау бүлегендә әйткәннәр, ул аларны шунда тапшырган. Программа шартлары буенча социаль контракт аз керемле гражданнар өчен билгеләнгән. Документларны тиз хуплаганнар, акча да тоткарлыкларсыз килгән. Илья ШЯХны үстерүгә субсидия алган. Баштарак сыер сатып алырга ниятләсәләр дә, буаз сыер сатып алалар.
Илья бу сыердан зур көтү пәйда булыр дип, хыяллана, симертү өчен терлекләр яки савым сыерлары. «Терлекләрне, һичшиксез, арттырачакбыз»,- ди ул. Абзарлар бар. Августта сыер сатып алган, шул ук айда гаиләдә беренче бала - улы Тимур да туа. Сентябрь аенда сыер үгез-бозау бозаулый. Сөтне күп бирә: гаиләгә дә, бозауга да, каймак яки эремчек ясарга да җитә, өстәвенә, эшкәртүгә дә тапшыралар. Сөт - гаиләгә әлегә аз булса да, тотрыклы керем кертә. Контракт шартлары буенча Илья үзмәшгуль булып теркәлгән һәм 3% салым түли. Сөт тапшырудан кергән керем аена 5 мең сум, ә салым - 200 сумга якын.
Илья субсидияне бик отышлы файдаланган: хәзер дә, киләчәк өчен дә файдасы бар. Тиздән ул чиста табыш алачак. «Барысы да уңышлы килеп чыкты», - ди гаилә башлыгы.
Сыердан тыш, Илья белән Полина тавыклар һәм дуңгызлар да асрыйлар. «Болары аның вак-төяк кебек кенә инде, иң мөһиме - сыер», - ди хуҗа.
Авылда аларның туганнары байтак, ә сатып алынган йорт алар өчен төп нигезгә әверелгән, дисәк тә була.
- Әни дә, әби дә якын-тирәдә яшиләр. Ике абыем, пенсиягә чыккач, шәһәрдән туган авылга кайттылар. Йортларны да янәшәдә генә сатып алдылар һәм безнең йортыбыз алар белән өченчесе булды.
Илья үзләре эшләп алган акчага йорт сатып алуы белән горурлана. Хәзер яшь гаилә башлыгы бик теләп ремонт белән шөгыльләнә. -Инде барысы да диярлек әзер: идәннәрне, түшәмнәрне ремонтладык, обойлар ябыштырылды. Бу эштә безгә Полинаның әти - әнисе, әнием һәм күршедә яшәүче Федор абзый ярдәм итә, ди ул. - Без аларга бик рәхмәтле!
Полина мәдәният йортында техничка булып эшли һәм «Каенкай» ансамблендә җырлый, клубның иҗади тормышында актив катнаша. Илья сабый белән утырган арада сыерны аппарат белән сава, ире эштә булганда, оныгын әбисе карый.
Яшь гаилә кече ватанында үз урынын тапкан, ә социаль контракт аңа старт һәм этәргеч биргән, дип әйтергә була. Сүз уңаенда, Илья һәм Полина - 40 йортлы бу авылда (биредә, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр яши) бердәнбер яшь гаилә икән.
Кем белә, бәлки Рус Чабаксарында яңарыш нәкъ менә алардан башланырга да мөмкин (ред. искәрмәсе).
Яшьләр хезмәт сөючән, мал-туарны кечкенәдән үк карый беләләр. Шулай булгач, хәзер авыл тамырлары тагын да ныграк булачак. Моңа «ШЯХны үстерүгә социаль контракт» дәүләт программасы да ярдәм итә. Әлегә Чабаксар авыл җирлеге яшьләре арасында Илья белән Полина шундый субсидия алучы бердәнбер гаилә. Кем белә, бәлки киләчәктә башкалар да, бу авылда яшәүчеләр генә түгел, алар үрнәгендә субсидия рәсмиләштерергә теләк белдерерләр әле.
«Социаль контракт ярдәмендә безнең гаилә хәзер күп кенә финанс проблемаларны хәл итә ала. Ярдәм өчен рәхмәт!» - ди Илья.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев