Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Илсөяр ДӘҮЛӘТШИНА:«Сөйгән халкым өчен барсы да»

Чаллы Башы авыл мәдәният йорты каршында оешкан "Яшьләр" халык театры, "Өмет" балалар театры, "Талир тәңкә" ветераннар ансамбленең районда гына түгел, республика һәм төбәкара фестивальләрдә дә үз көчләрен һәрдаим сынап торулары, уңышлы гына чыгыш ясап, призлы урын, Диплом һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булулары турында укучыларыбыз газетабыз битләрендә дөнья күргән язмалар аша...

Яшьлек хыялларга бай чор. Берәүләр авыл тормышыннан, андагы мәшәкатьләрдән туеп, үзенә чын-чынлап ачылыр өчен авыл һавасы гына җитми дип, каланы үз итсә, икенчеләре исә тормышта да, эштә дә нәкъ менә туган ягында уңа. Бүгенге язмам герое шундыйлардан. Ярты гасыр гомеренең 33 елын ул авылдашларының, кайткан кунакларның кәефләрен күтәреп, аларга бәйрәм бүләк итүгә багышлый. Гомумән, аның бар тормышы һәм эш-гамәлләре дә туган ягы белән генә бәйле: шунда туып үскән, авылыннан аерылмый гына белем эстәгән - читтән торып Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган, үзенә тиң пар итеп сайлаган Фәргате дә шушы авыл егете. Тормыш арбасын бергәләп тартып, өч бала - ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә Илсөяр ир хатыны да, ана да, кайнана да, сөеп туймас ике оныгы өчен яраткан әби дә. Уллары Илнур белән Ильмир гаиләләре белән Яр Чаллы шәһәрендә гомер итәләр - "дальнобойщиклар", кызлары Алсинә 8 сыйныфта укый, "Ритм" ансамблендә бии. Илсөяр кызын район үзәгенә сәнгать мәктәбенең баян классына укырга йөртергә дә вакыт таба. Эшемдә дә, тормышымда да гаиләм - төп терәгем, ди ул. Хәер, алар да әниләре өчен җан атып торадыр. Шулай булмаса, бер ни белән дә исәпләшми, ял һәм бәйрәм көннәре дә кеше күңелен күреп үтә торган әлеге хезмәткә шул чаклы гомерен багышлый алыр идеме икән? Ә бит гомер юлының әлеге сукмагына Илсөяр көтмәгәндә- уйламаганда килеп керә...
Ул җыр-моңга гашыйк гаиләдә үсә: әтисе (мәрхүм инде) өздереп гармунда уйнаган, әнисе кушылып җырлаган, башка һөнәр ияләре булсалар да, тормышта җыр-бию, гармун дүрт туганының да аерылгысыз юлдашы була. Менә шундый гаиләдә тәрбияләнгән кыз мәктәп тәмамлагач та физкультура укытучысы булырга хыяллана. Әлеге уе аны Әлмәт физкультура техникумына алып килә. Тик кызның авылын, туганнарын сагынуы барыннан да көчлерәк була - әзерлек курсларын ташлап, ул кире авылына әйләнеп кайта. Бу вакыт авыл җитәкчелеге клубка эшкә директор эзли. Актив, җир-биюгә һәвәс Илсөярнең кайтуы алар өчен зур табыш була. Аны клуб директоры эшенә алынырга күндерәләр. Гомер юлының шундый борылыш алуына ул бүген дә сөенеп туя алмый. Эшенең нәтиҗәсе дә күз алдында. Республика буенча үткән фестивальләрдә генә дә алар алты (!) тапкыр катнашырга өлгергәннәр. "Аулак өй"дә, "Балкыш", "Җәннәтле чишмә", "Идел-йорт" фестивальләрендә, "Йолдызлык", "Иделкәем" бәйгеләрендә уңышлы гына чыгыш ясауларын кабат искә төшереп үтсәк, күпме көч, хезмәт куелуын аңлавы кыен түгел. Алар лаек булган Диплом һәм бүләкләрнең санын әйтеп тә торасы юк. Әле күптән түгел генә "Өмет" балалар театры Туфан Миңнуллинның "Аңгыра сарык җүләре" спектакле белән Чистайда "Иделкәем" зона бәйгесендә булып кайткан. Эшеңдә уңышка ирешү - сөенечле хәл. Ә менә шул куйган хезмәтне башкалар да күрсә - бусы инде икеләтә шатлык. Чаллы Башы авыл мәдәният йорты бу яктан игътибардан читтә калмаган, еллык эшкә нәтиҗә буенча ул I урынга лаек дип танылган һәм районда мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләү чарасында Илсөяр Кыям кызы "ТатРИТЭК" НГДУ территориаль-җитештерү предприятиесе директоры Мөхәммәтвәли Хөснетдинов һәм район башлыгы Вячеслав Козлов кулыннан Диплом, кыйммәтле бүләк һәм 15 мең сумлык сертификат алган.
Чаллы Башы үзешчән коллективы гел эзләнүдә. Аларның репертуары тагын бер спектакльгә баеган - бу Наил Гаетбаевның "Әстәгъфирулла" тамашасы. Күптән түгел алар шушы спектакль белән район үзәге тамашачысын ял иттереп киттеләр, башка татар авылларын йөреп чыгарга да планлаштыралар. Спектакльләрне сәхнәгә куеласы әсәрдәге шартларга туры китереп җиһазлау, бизәүдә, сәхнә костюмнары белән тулыландыруда, бигрәк тә мәдәният йортына капиталь ремонт ясауда булышлык күрсәткәннәре өчен Илсөяр Кыям кызы район хакимияте, мәдәният бүлеге җитәкчелегенә бик тә рәхмәтле. Ремонт эшләре алдан уйланып, планлаштырылып, Илсөярнең үз проекты (дизайн), идеясе буенча зәвык белән эшләнгән, андагы бар нәрсә дә тамашачы игътибарын әллә кайдан җәлеп итеп тора.
Юбилей уза да китә, ә эш дәвам итә. Алда Илсөярне районда үтәчәк Призывниклар көне, Җиңү көнендә сәхнә түре көтә. Бүген ул шушы чараларга әзерләнеп ята. Газетабыз аша нинди теләкләр җиткерер идең, дигән сорауга ул мәдәният йортлары утлары сүнмәсен, заллар тамашачы белән һәрчак тулып торсын иде, үтенечебезне кире какмый, үзешчән сәнгатьтә катнашучы авылдашларыма аерым рәхмәт белдерәсем килә, диде. Әңгәмәбез азагында Илсөяр Кыям кызы тиздән үзенең 15-17 май көннәрендә Казанда үтәчәк Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чарага барырга әзерләнүен дә белдерде. Агымдагы елның февраль аенда БТКнең Яңа Чишмә җирле бүлеге бюросының киңәйтелгән утырышында Илсөяр Кыям кызы "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе итеп сайланган иде. Үзенә йөкләнеп тапшырылган әлеге яңа вазыйфада да бары уңышлар гына юлдаш булсын аңа.
Соң булса да, уң булсын дигәндәй, Илсөяр Кыям кызын без дә юбилее белән тәбрик итеп, исәнлек, гаилә бәхете, кайгы-хәсрәтсез көннәр, барлык уй-хыялларының да тормышка ашуын теләп калабыз.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев