Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ильяс Нуртдинов:“Участковый – катнашу сүзеннән алынган“

Полициянең участок вәкилләре эше, аларның бурычлары һәм тагын башкасы турында участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы, полиция капитаны Ильяс Нуртдинов сөйләде.

Эчке эшләр органнарында ул 1997 елдан бирле эшли, 17 ел дәвамында шактый тәҗрибә туплаган, тәҗрибәсе исә төрле хәлләрдә аңа гадел һәм кирәкле карарлар кабул итүдә ярдәм итә.
-Ильяс Габдуллович, участковыйның эше 999 төрле дип кайдадыр укыганым бар. Ул нәрсәләрне белергә һәм ниләр эшләргә - башкарырга тиеш - әйтә аласызмы?
-Участковый сүзе участок сүзеннән генә түгел, ә участие - катнашу сүзеннән дә алынган, шуңа да аның бурычлары шактый. Бу хокук бозуларны булдырмау (профилактика) буенча эшләү, алкоголизм һәм наркомания белән көрәш, төрле низаглы хәлләрне көйләү, шикаятьләрне карап-тикшерү, төрле чаралар вакытында җәмәгать тәртибен саклау һ.б., һ.б. Административ участокта социаль хәле төрле булган, төрле яшьтәге кешеләр яши, участковый аларның һәрберсен белергә һәм барысы белән дә уртак тел таба белергә тиеш. Үз участогында - ул дәүләт власте вәкиле һәм аңа зур җаваплылык йөкләнгән. Аның эш-гамәлләре генә түгел, йөз-кыяфәте дә игътибар үзәгендә.
-Бу эшкә ничек урнашып була? Сездә вакансияләр бармы?
-Теләсә нинди һөнәр таләп иткәнчә, участковый булыр өчен дә бу эшне ярату кирәк. Әгәр элегрәк милициягә армиядә хезмәт итеп кайткан яшьләрне алган булсалар, хәзер югары юридик белем булу шарт итеп куела. Медицина комиссиясе һәм психологик тест үткәннән соң хезмәткә яраклылык турында бәяләмә бирелә. Бүгенгесе көндә вакансия бар: юридик белеме булган гражданнар безнең кадрлар бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар.
-Полициянең участок уполномоченныйлары практикасыннан мисаллар китерә аласызмы?
-Шушы елның азагында гына Өргәнчә авылында яман эш кылынган - Кубышкинны үтергәннәр. Җинаять урынына беренче булып участковый Рамил Таһиров барды һәм үтерүдә шикле кешене кулга алып, тикшерү-оператив төркемне чакыртты. Шулай итеп, җинаять эзе суынганчы ачылды.
Ә октябрь ахырында Чирмешән районында яшь кенә кешеләр наркотик матдә (мәк) җыеп, автомобильдә Яңа Чишмә районы ягына таба китүләре турында кизү тору бүлегенә хәбәр килде. Аларны эләктерү операциясендә участок уполномоченныйлары да катнашты. Кинодагы кебек килеп чыкты: төнлә Яңа Чишмә урамы буйлап автомобиль артыннан куа бардык. Нәтиҗәдә граҗданин К. тоткарланды. Наркотик матдә (мәк саламы) ташу, саклау һәм куллану факты буенча аңа карата җинаять эше кузгатылды.
Гаиләдә исерек килеш ызгышу, җәнҗал куптару очраклары да бик күп. Участковыйларга аларның өйләренә барып, җәнҗалчыны тынычландырырга туры килә. Ә моның өчен адекват булмаган һәм ярсыган хулиган янына якын килү һәм тынычландыру әмәлен таба белергә кирәк.
-Тәртипле гражданнарны яклау - бик хәвефле эш, ә менә полиция хезмәткәрләре үзләре ничек саклана соң?
-Ел саен ЭЭМ-ның махсуслаштырылган дәвалау -профилактик учреждениеләренә санатор-курорт юлламалары бирелә. Дәвалану һәм ял итү урыннарына теләсә нинди төр транспортта бару бәясе түләнә. Шундый ук ташламалар хезмәткәрнең гаилә әгъзаларына да тәкъдим ителә. Безнең эштә тагын бер уңайлы як - участковый торак белән тәэмин ителә.
-Урамда суытты, яшьләр кабат төнлә район үзәгендәге "Мәңгелек ут" янына җылынырга җыела, алар шунда таң атканчы сыра эчеп утыралар, чүп-чар ташлыйлар. Шул тирәдә яшәүчеләр тынычлык тапмыйлар. Нәрсә эшләргә?
-Гражданнар кизү тору бүлегенә хәбәр итәргә тиешләр һәм участковый шул урынга килеп, гражданнар тынычлыгын бозган өчен (төнге 22.00 дән иртәнге 6 га чаклы) беркетмә язачак.
Мировой суд һичшиксез тәртип бозучыларны җәзага тартачак (кагыйдә буларак, штраф яки 15 тәүлеккә кулга алу). Шул уңайдан гражданнарга мөрәҗәгать итеп, алар полиция хезмәткәрләренә ярдәм итүдән баш тартмасыннар иде диясе килә. Сезнең күрсәтмәләрегез, ярдәмегез безгә бик кирәк. Без бергәләп эш иткәндә генә бу проблеманы хәл итә алачакбыз.
-Һөнәри бәйрәмегезне ничек билгеләп үтәсез?
-Ел саен бәйрәм алдыннан участковыйлар арасында республика һөнәри конкурслар үткәрелә. Төрле спорт ярышлары оештырабыз. Хезмәт ветераннарын котларга да онытмыйбыз. Яшьли арабыздан киткән участок уполномоченныйларын искә алабыз. Һәм гадәттәгечә үз хезмәтебезне башкарабыз.
Әңгәмәне Лариса
ФЕДОРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев