Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иман һәм рухи тәрбия

Ленино авылында изге Димитрий Солунский исемендәге чиркәүдә чиркәү башлыгы иерей Сергии җитәкчелегендә якшәмбе мәктәбе актив эшли.

Уку вакытында мәктәп укучылары дәресләрдән соң шөгыльләнәләр, ә каникул вакытында алар өчен бик кызыклы ял оештыралар. 13 июль көнне Авыл көнендә Сергии атакайны без балалар янында очраттык. Аның үтенече буенча балалар корреспондентка изге апостол Петр турында сөйләделәр. Балалар белән аралашканда Сергии атакай алар өчен Ходай канунын өйрәнүдә укытучы гына түгел, ә тәрбияче дә, өлкән дус та булуы күренә. Балалар аңа ышаналар, хөрмәт итәләр һәм тыңлыйлар, һәм бу Сергии атакай – тумыштан укытучы дигән сүз.
Якшәмбе мәктәбенә даими рәвештә 25 бала йөри, җәй көне алар күбрәк тә, чөнки шәһәрләрдән каникулга әби-бабалары янына кайтучы балалар да якшәмбе мәктәбенә бик теләп йөриләр икән (бер айда уртача 40ка якын бала). Барлык чараларда да балалар һәм Сергий атакай белән бергә, аның «уң кул»ы, якшәмбе мәктәбе укытучысы Любовь Сидорова да бар. Любовь Петровна чиркәүдәге хезмәтләрдә дә аның зур ярдәмчесе. Җәй көне балалар белән үткәрелгән әңгәмәләрен Сергии атакай һәм Любовь Петровна табигатьтә ял итү белән бергә алып баралар, әйтик, саф һавада йөргәндә, җиләкләр җыярга барганда. Балалар белән хәрәкәтле уеннар да оештыралар (туп белән уйнау, скакалкада сикерү һ.б.). Якшәмбе мәктәбендә чаралар ел буена үткәрелә, алар бассейнга баралар, чәчәкләр утырталар, пирожныйлар пешерәләр, төрле кул эшләнмәләре ясыйлар, конкурска пост ризыклары әзерләгәннәр, Чистайда «Хәйрия сувениры» конкурсында катнашканнар.
Әлбәттә, якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр барлык православие бәйрәмнәрен бәйрәм итүдә актив катнашалар. Мәсәлән, быел Пасхага балалар белән аерым чиркәү тирәсендә тәре тотып йөргәннәр. Батюшка аларга Пасха икмәге - артос турында сөйләгән, бу ипи бер атна торгач, аны кисәкләп өләшәләр. Ул аны ни өчен пешерүләрен, артосның барлыкка килү тарихы турында сөйләгән.  
Троицага батюшка Любовь Петровна белән балаларны бергә җыеп дәресләр үткәргәннәр. Сергии атакай балаларга бу бәйрәм, аны ничек бәйрәм итүләре турында сөйләгән. 7 июльдә Иван Купалга балалар белән актив ял оештырганнар: веноклар ясаганнар, су коенганнар, күңелле уеннар оештырганнар. Җылы июль көннәренең берсендә бөтен мәктәп белән тауга һәм болынга җиләк җыярга барганнар, пикник ясаганнар: һәркем өйдән тәм-том алып килгән. Мәсәлән, Любовь Петровна пилмән пешергән.
Июль башында батюшка балаларны (малайларны) үз машинасында Горшковога су коенырга һәм Шушмада көймәдә йөзәргә алып барган. Ул балаларга понтон причаллы көймәне шушы авыл кешесе, 90 яшьлек Павел Носов төзүе, барлык кешеләр өчен игелекле эш башкаруы турында сөйләгән.  
Ә 1 августта якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, өлкәннәр белән беррәттән, үз гыйбадәтханәләрендә дәрәҗәле кунакны-Чистай һәм Түбән Кама епискобы Игнатиины каршы алганнар.
Июнь-июль айларында якшәмбе мәктәбенең җәйге чараларына балалар көн саен йөргән, әмма быелгы салкын һәм яңгырлы август табигатьтә ял итү азрак була. Шуңа да батюшка белән Любовь Петровна алар өчен Чистайга экскурсия оештыра, узган елда чиркәү откан грант акчасына автобус яллап, 7 августта Никольский соборына, музейларга, Кама яр буена һәм аттракционнарга бару нияте белән сәфәргә чыгалар.
- Никольский соборы буенча экскурсиядә балалар Кама буенда әлеге ак ташлы гыйбадәтханә төзелеше тарихы, аның архитекторлары, хәйриячеләре һәм меценатлары, совет елларындагы фаҗигале сәхифәләр һәм чиркәүне реставрацияләү буенча гаять зур эшләр турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар.  Аннары без Чулман яр буена юл тоттык, шунда йөрдек, ашап алдык. Аннары Чистай музеенда булдык. Балалар археология, нумизматика, рәсем сәнгате, графика һ. б. буенча бай коллекцияләр карадылар. ХХ гасыр башындагы агач велосипедларга, борынгы бизон һәм мамонт скелетлары фрагментларын күрделәр, “Сәүдәгәрләр йорты» музеенда кунак булдылар.
Аннары балаларны Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсенә табынга чакырдылар. Моның алдыннан алар мәһабәт чиркәү тарихын тыңладылар. Әлбәттә, без балаларны аттракционнарга да алып килдек. Алардан берничә метрда «Умиление» Изге Ана иконасы хөрмәтенә тагын бер гыйбадәтханә урнашкан, балалар әлеге гыйбадәтханәгә дә керделәр, анда догалар кылып, шәмнәр куйдылар. Кичке җиделәрдә арып-талып өйгә кайттык, әмма бик канәгать калдык, - дип үз кичерешләре белән уртаклашты Любовь Петровна.   
Кыскасы, якшәмбе мәктәбендә ел әйләнәсе тормыш кайный һәм каникулларда бер дә кимеми, ә җәй айларында-тагын да баерак һәм төрлерәк.
Бөтен дөнья балалары үзе яши торган илнең мәдәниятенә һәм рухи традицияләренә өйрәнә һәм тәрбияләнә. Россиядә аларга православие рухи мәдәниятенең гасырлар дәвамында ата-бабаларыбыз тарафыннан барлыкка килгән кыйммәтләрен тапшыру, һичшиксез, якшәмбе мәктәпләре ярдәм итә. Ленино авылында әлеге изге миссияне ике православие педагогы үз өстенә ала.

Ольга ИВАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев