Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иммунолог: «Россиядә коронавирусның супердулкыны язга кадәр барачак»

Чирнең сүлпәнәюе көтелми. Россиядә коронавирусның супердулкыны язга кадәр тәмамланмаячак.

Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков борчуга салырдай әнә шундый фаразын җиткергән. Бу хакта Ura.ru чыганагы яза.

Медик әйтүенчә, безгә чирнең тиз генә чигенүен көтүдән мәгънә юк.

– Хәзер без супердулкынның бер өлешен генә күрәбез әле. Алга таба ул тагын да көчәячәк. Ноябрьнең икенче яртысы тирәсендә хәлләр берникадәр тотрыклыланачак. Ләкин гыйнвар аенда тагын «күтәрелеш» булачак. Шуннан соң «язгы дулкын» киләчәк, – дип кисәткән иммунолог.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев