Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнеп

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү буенча республика оештыру комитетының чираттагы утырышы видеоконференция режимында үтте.

Утырышта чыгыш ясаучылар юбилейга хәзерләнү, һәр ветеран белән адреслы, конкрет эшләр алып бару кирәклеге турында сөйләделәр.
Республикада 6200 сугыш ветераны (безнең районда 28), 19 меңнән артык сугышта һәм тыныч вакытларда вафат (һәлак) булучыларның тол калган хатыннары (безнең районда 76) яши. Шуларның күпчелеге (ә бездә барысы да) үзләренең торак шартларын яхшыртканнар, яңа өйләргә һәм фатирларга күчкәннәр.
Район башлыгы Вячеслав Козлов билгеләп үткәнчә, ветераннар турында һәр көнне кайгыртырга кирәк - даими медицина караулары, ветераннарның торак-көнкүреш шартларын тикшерү, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү, ветераннарга шефлык итү - болар бар да безнең изге бурычыбыз.
Хәзер район үзәгендә 118 нче һөнәр училищесы каршындагы участокта сугыш вакытында һәм тыныч вакытларда вафат (һәлак) булучылар истәлегенә төзеләчәк һәйкәлнең эскизы әзерләнә.
Безнең ветераннарыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре хәзер олы яшьтә һәм без аларга лаеклы тормыш тәэмин итәргә, һәрдаим кайгыртырга тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев