Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Интернет-мошенниклар активлашты: районның биш кешесе аларның хәйләсенә эләккән

Соңгы вакытта республикада, шул исәптән Яңа Чишмә районы территориясендә дә мобиль элемтә чараларын, интернет челтәрен кулланып мошенниклык очраклары ешайды.

«2021 елның 10 аенда гына да Яңа Чишмә районы буенча полиция бүлекчәсенә банк карталары счетларыннан акча урлау турындагы гаризалар белән районда яшәүче биш кеше мөрәҗәгать итте», - дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча полиция участок уполномоченныйлары һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекләре (ОУПП һәм ПДН) начальнигы, полиция капитаны Данис Рамазанов, ул барлык гариза бирүчеләрнең интернетны яхшы белә торган кешеләр булуын ассызыклады.

«Әлеге проблеманы барлык гаммәви мәгълүмат чараларында яктыртуга карамастан, әлеге төр җинаятьләр көннән - көн арта бара, урлау ысуллары да күбәя», - ди Рамазанов.

Акчаларны менә нинди ысуллар ярдәмендә урлыйлар:

- зыян күрүченең югалган картасын куллану юлы белән, ялган карта яки  карта дубликаты ярдәмендә;

- зыян күрүченең абонент номерын яңадан гамәлгә куеп һәм әлеге номерны мошенникның телефонына тоташтырып (кеше үз абонент номерын алмаштырган, ләкин шул ук вакытта әлеге номер аның банк картасына тоташтырган булып калган очракта);

зыян күрүчеләргә  мошенниклар тарафыннан товарлар сатып алырга, кредит рәсмиләштерергә яки криптовалюта сатып алудан табыш алырга  һ. б. тәкъдим ителгәндә, аларны банк карталарының барлык реквизитларын хәбәр итәргә (картада язылган исем - фамилияне, аның номерын, электрон имзаны (карта артындагы 4 сан),керү кодларын һ.б.) мәҗбүр итәләр;

- банк картасының эшен туктатырга (блокировка ясарга) кирәк дигән ялган информация буенча зыян күрүчеләргә банкоматта төрле саннар (командалар) җыярга кушалар;

Шулай ук соңгы вакытта  банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып алдау очраклары ешайды: зыян күрүче кешенең счетыннан акча күчерелүе яки аның якын туганы бәлагә юлыкканы хакында хәбәр итәләр һәм проблеманы хәл итү өчен акча сорыйлар.

«Шуңа күрә, хөрмәтле район халкын тагын бер кат искәртәбез, уяу булыгыз һәм үз акчаларыгыз белән саубуллашырга ашыкмагыз:

-әгәр сезгә шалтыратып, туганыгыз яки танышыгызның авариягә, рәшәткә артына, хастаханәгә эләгүе хакында әйтәләр һәм аның өчен залог, штраф кертергә, полиция хезмәткәренә ришвәт бирергә  - кыскасы, акча  түләргә өндиләр икән, ышанмагыз. Бу - мошенниклар!

- күрәзәче ярдәмен шулай ук мошенниклар гына тәкъдим итә, тагын алар сихердән  котылырга ярдәм итәргә вәгъдә итәләр. Моның өчен түләү рәвешендә алар акча яки ювелир әйберләрегезне сорарга мөмкиннәр.

- кинәт кенә приз оту турындагы sms-хәбәр алдыгыз икән -  тагын бер кат уйлагыз! Чын приз оту сезнең тарафтан акчалата түләүләр кертүне күздә тотарга тиеш түгел! Акчагызны югалтырга ашыкмагыз!

-сезгә социаль хезмәткәрләр килгән икән, ишекне ачар алдыннан, аларны җибәргән оешмага шалтыратыгыз. Алдакчылар моны ишеткәч борчыла башлаячаклар, ә чын хезмәткәрләр исә үз эшләрен сезнең гамәлегезне аңларга тырышып дәвам итәчәкләр. Аларга бернәрсәгезне дә бирмәгез!

- Таныш булмаган кешеләр килеп дарулар, ризыкка өстәмәләр, көнкүреш техникасы яки башка нәрсәләр сатсалар - белегез! Чын дарулар һәм ризыкка өстәмәләрне теләсә кая барып сатмыйлар. Аларны даруханәләрдә һәм махсуслаштырылган кибетләрдә генә сатып алырга була, аларны кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк.

- беркайчан да таныш булмаган кешеләргә акча бирмәгез;

- акчаны билгесез  абонентлар счетына салмагыз;

- бер вакытта да акчаны почта аша үзегез белмәгән адреслар һәм счетларга җибәрмәгез;

-  шуны белегез - кредит оешмалары хезмәткәрләре  беркайчан да сезгә үзләре шалтыратып, әлеге карта турындагы мәгълүматларны сорамаячаклар.

- сездән уяу, тыныч булуыгызны, куркытуларга игътибар итмәвегезне сорыйбыз.

Биредә күрсәтелгән мәгълүматлар буенча сорауларыгыз туса, сез Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлекнең кизү  тору частенә 02; 2-26-73 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: әгәр дә сез акча урлау турында беренче 3-6 сәгать дәвамында белгәнсез икән, сез тиз арада, телефон аша банкның Саll-үзәгенә ( номеры банк картасының икенче ягында күрсәтелгән) шалтыратып, карта эшен туктатырга тиешсез. Озак вакыт узган очракта, кредит оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк (судка кадәрге тәртиптә банкларга һәм башка финанс оешмаларына таләпләр кую өчен). Бу хакта тулырак итеп сезгә алдагы язмаларда сөйләячәкбез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев