Яңа Чишмә яңалыклары

"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы - Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Җиңү көне белән!

Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Егор Тарнавский котлавы

Кадерле ветераннар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән халкыбызның Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм!

9 Май – тарихи дата гына түгел, ул илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калучылар өчен горурлык символы, халыкның тәвәккәллек һәм ихтыяр символы, Россиянең абруй символы.

Бу бәйрәм, башкалардан аермалы буларак, төрле буын кешеләрен берләштерә, халкыбызның ныклыгы, каһарманлыгы һәм рухының бөеклеген искә төшерә, Ватаныбызга тугрылык һәм риясыз мәхәббәтнең якты үрнәге булып тора.

Фронтта һәм тылда үз гомерләрен кызганмыйча Ватанны саклаган, азатлыгыбызны һәм бәйсезлегебезне яклап тиңдәшсез батырлык кылган кешеләргә без тирән ихтирам белән баш иябез!

Бүген безнең сугышчылар ата-бабаларыбыз эшен дәвам итәләр, махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын намус белән үтиләр, илнең суверенитетын һәм мәнфәгатьләрен яклыйлар, фашизм һәм нацизм күренешләренә каршы торалар. Без аларның батырлыгы белән горурланабыз, аларга ышанабыз һәм ярдәм итәбез. Көндәлек хезмәт, волонтерлык һәм гуманитар миссияләрдә катнашу, сугышчыларны һәм аларның гаиләләрен кайгырту, бердәмлек белән район халкы уртак җиңүгә өлеш кертә. Без бердәм булганда, Россия җиңелмәс! Һәрберебезнең игелекле эшләре һәм хезмәт җиңүләре сугыш кырларында Ватаныбызны саклаучыларның якты истәлегенә лаек булсын.

 Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм татулык, барлык ниятләрегезнең тормышка ашуын, тормышта яңа якты вакыйгалар, оптимизм, шатлык һәм көндәлек эшләрегездә  уңышлар телим.

Бөек Җиңү көне белән! Ватаныбыз өстендә күк һәрвакыт аяз, тормышыбыз тотрыклы һәм имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев