Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иптәшләре «Көчле зат» диләр

Чертуш авылында нык ихтыяр көче булган, сизгер күңелле, мөлаем, игелекле, дәртле, матур зат - хат ташучы Гүзәлия Гыйльметдинова яши. Ул дүрт бала анасы, өч оныгының яраткан әбисе, зур йортның уңган хуҗабикәсе. Шуның өстенә 28 ел эш стажы булган авылның хат ташучысы да. -Безнең Гүзәлия бөтен гомерен балаларга һәм хезмәткә багышлый,...

Чертуш авылында нык ихтыяр көче булган, сизгер күңелле, мөлаем, игелекле, дәртле, матур зат - хат ташучы Гүзәлия Гыйльметдинова яши. Ул дүрт бала анасы, өч оныгының яраткан әбисе, зур йортның уңган хуҗабикәсе. Шуның өстенә 28 ел эш стажы булган авылның хат ташучысы да.

-Безнең Гүзәлия бөтен гомерен балаларга һәм хезмәткә багышлый, - дип сөйли аның хакында хезмәттәше Галия Ризванова. - Ишле һәм тату гаиләләрендә һәрвакыт тынычлык, килешү, үзара ярдәмләшү хисләре өстенлек итә. Гаиләдә иң мөһиме - бу балаларга булган мәхәббәт, хәер икесенең инде үз гаиләсе бар, ике игезәк кызлары Лениногорскида пешекче һөнәрен үзләштерәләр, әти-әнисе кызларына матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп торалар. Биредә өлкәннәрне дә ихтирам итәләр: 85 яшьлек кайната өч ел инде урын-җир өстендә, аны да карарга кирәк. Гүзәлиянең күңеле иркен, сизгер, туганнарына да, танышларына да игътибарлы. Эшкә килгәч, кайчагында кәеф булмый, ул шунда ук сизеп ала, "ярдәмгә ашыга" - начар уйларыңнан арындырырга, сөйләштерергә тырыша. Акыллы киңәшләрен дә бирә. -Ул әле бик җаваплы һәм әйбәт хезмәткәр дә, - дип сөйләшүгә кушылды Шахмай почта бүлеге начальнигы Гөлфания Ганиева, - аның карамагындагы участок авылда гына түгел, районда да абунәчеләр саны буенча иң яхшысы. Әйтик, 110 йортның һәрберсе район газетасын алдыра, күптән түгел газета редакторы үзенә бүләк тә тапшырды.
-Ничек шундый нәтиҗәгә ирешә алдыгыз? - дип сорыйм Гүзәлиядән.
-Мин авылдашларыма газетага язылу башланганны гына исләренә төшерәм, аларга район газетасы ошый. Республикада чыга торган матбугатка да язылалар. Хәзер язылу бәяләре арту сәбәпле, "кыйммәт" диючеләренә берничә айга булса да язылырга киңәш итәм.
-Сезнең эшегез кешеләр белән аралаша белүне генә түгел, ә сәламәт булуны да таләп итә. Менә сез, 110 йортны йөреп чыгып, өегезгә кайтасыз һәм..., - соравымны биреп тә өлгермәдем:
...Һәм өйдәге эшләргә керешәм, - дип дәвам итте Гүзәлия.
-Ничек? Ә бераз гына булса да ял итеп алмыйсызмы?
-Өйдәге мәшәкатьләр - минем өчен үзе ял инде ул. Безнең ике сыер, ат, байтак кына сарыкларыбыз, кош-кортларыбыз бар. Аларның барысын да ашату гына түгел, карарга да, чистартырга да, әле кайсылары белән сөйләшергә дә кирәк: маллар да бит иркәләгәнне ярата. Умартабыз, зур бакчабыз бар, анда хайваннар һәм үзебез өчен күп кенә яшелчәләр үстерәбез. Бөтен эшне ирем Җәүдәт белән бергәләп башкарабыз, ял көннәрендә балаларыбыз да кайтып булышалар. Киңәшләшеп эшлибез дә, аннан соң нинди дә булса тәмлерәк ризык пешереп, өстәл янында яңалыкларыбыз белән уртаклашабыз.
Героинябызның хезмәттәше һәм дусты Флюра Усманова, 12 ел бергә эшләү дәверендә коллективыбыз Гүзәлия аркасында үзенә бертөрле гаиләгә әверелде, диде.
-Эштән тыш, безне дуслык та бәйли, без серләребез белән уртаклашабыз, бер-беребездән нәрсәгә булса да өйрәнәбез, ә Гүзәлиядән төрле аш-су рецептлары алабыз, ул безне бик еш тәм-томнар белән сыйлый, аның аш-суга осталыгын хәтта районда да күпләр белә. Ә менә барысына да ничек итеп өлгерүе һәм киң күңелле, һәрвакыт көләч йөзле булып кала белүе турында ул үзе генә белә. Ә безнең уйлавыбызча, ул көчле зат.
Күптән түгел Гүзәлия Гыйльметдинова 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, аны гомер бәйрәме белән котлап, исәнлек, гаилә бәхете һәм эшендә уңышлар теләп калабыз.
Лариса ФЕДОРОВА
Почта хезмәткәрләре Флюра, Гөлфания һәм Галия - Гүзәлиянең икенче гаиләсе (ул уртада). Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев