Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Җирдән рациональ файдалану һәм эшкуарлыкны алга таба үстерү мәсьәләләре каралды

    12 сентябрьдә узган Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 52нче утырышында җир ресурсларыннан рациональ файдалану, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм үсеш перспективалары, «Сәләтле балалар»программасын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды. Утырышны Совет рәисе, район башлыгы Вячеслав Козлов алып барды.

    Утырыш башланыр алдыннан депутатлар Әдәмсә авыл җирлеге башлыгы Любовь Котованы туган көне белән котладылар, Вячеслав Козлов аңа чәчәк бәйләме тапшырды.
    Туфракның торышы һәм аны саклау, җирдән рациональ файдалану турында мәгълүмат белән районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Леонид Богомолов чыгыш ясады. Районда авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы 106 мең гектар, шуның 88,2 мең гектары-сөрү җирләре. Төп җирдән файдаланучылар-«Закрома» ҖЧҖ (29,7 мең га) һәм «Агро-Основа» ҖЧҖ (26,7 мең га), ягъни икесенә 53%.
    КФХда-28,8 мең гектар, ә кече фермер хуҗалыкларында-20,6 мең гектар.
    Төп агротехник чаралар булып минераль һәм органик ашламалар куллану, әче туфракны известьлау һәм чәчү әйләнешен саклау тора. Агымдагы елда 2300 тонна (тәэсир итүче матдәдә 28,5 кг/га) минераль ашлама кертелгән, бу җитәрлек түгел. Ә «Закрома» ҖЧҖдә быел язгы чәчү өчен 1 килограмм да кертмәделәр.
    Органик ашлама (тирес) быел кырларга 36 мең тонна күләмендә чыгарылган һәм бу 10 мең тоннага якын минераль ашлама кертү белән тигез.
    Известьлау 1224 гектар мәйданда башкарылган һәм туфракның кислоталылыгыннан чыгып, безгә ел саен 2 мең гектарга известь кертергә, шулай ук һәр җирдә чәчү әйләнешен үтәргә кирәк. Бу мәсьәләләр буенча эшне көчәйтергә кирәк, моның өчен мөмкинлекләр бар.
    - Урып-җыюдан соң саламны яндыру фактларына чик куярга кирәк, бу бит органик ашлама, бары чүмәлә салгыч урынына комбайннарга ваклагычлар куярга, шулай ук нефтьчеләр эшләгәннән соң сөрүлекләрне биологик рекультивацияләү белән ныклап шөгыльләнергә кирәк, моның өчен ресурслар аз түгел, - дип билгеләп үтте район башлыгы.
    Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында мәгълүмат белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Исхакова чыгыш ясады. Районда кече һәм урта бизнесның 344 субъекты эшли, шулардан ваклап сатуда – 125, авыл хуҗалыгында – 72, җәмәгать туклануында – 14 һ.б. Тулаем территориаль продуктта кече бизнес өлеше 2018 ел нәтиҗәләре буенча 8,2% тәшкил итә, бу 1,6 млрд. сумнан артык. 2019 елның 1 яртыеллыгында кече бизнес әйләнеше 492 млн. сум тәшкил итте, бу 2018 елдан 32% ка артык. Эшчеләрнең гомуми саны-775 кеше. Ярты ел эчендә җирле бюджетка 19,2 млн. сум кергән, ягъни барлык салым суммасының 25,6% ы.
    Агымдагы елның гыйнварыннан һөнәри керемгә салым салуның яңа системасы старт алды. Үзмәшгульләр арасында 196 кеше теркәлгән, план буенча 180 кеше. Хәзер аларга ярдәм итүнең төрле чаралары тормышка ашырыла.
    Безнең бурыч-үз ресурсларыннан, җирле халыкның потенциалын һәм инвесторларны җәлеп итеп, эшкуарлыкны алга таба үстерү өчен шартлар тудыру һәм яхшырту, шулай ук дәүләт ярдәме чараларын максималь куллану.
    Аның чыгышы ахырында Вячеслав Козлов, «безнең сәүдә нокталарында районда җитештерелгән һәм үстерелгән продукцияләрне булдырырга кирәк, бу пешкән камыр ризыкларына да, ит, казылык әйберләре, сөт продуктларына кагыла. Алайса шәһәрләрдән безнең кибетләргә көн саен, хәтта көнгә 2 тапкыр шушы продукцияләрне алып киләләр, ә безнең эшмәкәрләр үз товарларын атнага 2 тапкыр китерә", дип өстәде.

    (Ахыры 2 биттә)
    (Ахыры. Башы 1 биттә)
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк үз чыгышында "Сәләтле балалар» программасын тормышка ашыру мәсьәләләренә тукталды. Сәләтле булуны билгеләү критерие дип төрле олимпиадаларда, конкурсларда, ярышлардагы күрсәткечләрне санарга мөмкин. Ел саен 600 дән артык укучы аларда катнаша һәм призлы урыннар ала (2018/19 уку елында 101 җиңүче һәм призер). Спортта да уңышлар бар, бигрәк тә бокс буенча. Ә яшь уйлап табучыларның республика олимпиадасында Софья Хорькова беренче урынны алды, республика призерлары арасында Сергей Хорьков Мәскәүдә Дәүләт Думасында булды.
    Шулай ук быел 95 сәләтле бала Биләрдә узган «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумында да катнашты. Безнең сәнгать мәктәбендә дә талантлы балаларыбыз бик күп. 44 укучы конкурс лауреатлары, 52 укучы дипломант булды.
    Сәләтле балаларга ярдәм итү өчен күп эшләр башкарыла һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.
    Утырышта шулай РҮХ баш табибы Рафис Вафинның район халкына амбулатор-поликлиника ярдәмен күрсәтүнең торышы турында мәгълүматы тыңланды. Тулаем алганда, медицина ярдәме  күрсәтү начар түгел, табиблар һәм җиһазлар җитмәүгә бәйле вакытлы проблемалар була. Әмма бу юнәлештә шактый эшләр башкарыла – өстәмә медицина җиһазлары сатып алынган, быел ике табиб эшкә алынган, якын арада тагын өч табиб эшкә керешәчәк.
    «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысаларында республикада 4 күчмә медицина комплексы ярдәм күрсәтәчәк. Безнең районда ул 4 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр эшләячәк, анда өлкән яшьтәге кешеләр һәм РҮХгә мөстәкыйль рәвештә килә алмаучылар каралачак. Комплекста табиб-невролог, кардиолог, гинеколог, уролог, офтальмолог, ЛОР һәм эндокринолог кабул итәчәк.
    Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев үз чыгышында мәктәпкәчә белем бирүне алга таба үстерү мәсьәләләренә тукталды. Бу учреждениеләрдә 201 кеше эшли, шуларның 68е-педагог, 610ы - балалар. Мәктәпкәчә белем бирүнең колачы 60,8 % тәшкил итә. Безнең районда балалар бакчаларына чират белән проблема юк.
    Аннары депутатлар кайбер норматив-хокукый актлар буенча карарларны карадылар һәм расладылар.
    Аннары бүләкләү тантанасы булды. ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше өчен район башлыгы урынбасары Надежда Попкова «ТР муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүе өчен Акъяр авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рәсимә Минабетдинова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
    Шуның белән Яңа Чишмә муниципаль район Советының 52 нче утырышы үз эшен төгәлләде.

    Азат МУСИН.
    Автор фотосы

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: