Исерек килеш кабат руль артында йөргән өчен җинаять җаваплылыгы
Яңа Чишмә кешесе исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылган.
Яңа Чишмә район суды 26 яшьлек район кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган. Ул РФ ҖКнең 264.1 ст. 1 ч. каралган җинаятьне кылуда гаепләнә («Административ җәзага тартылган килеш кабат юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу»).
2023 елның октябрендә патрульлек маршрутында булган Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлегенең ЮХИДИ хезмәткәрләре документларны тикшерү өчен Лада — 217280 автомобилен туктатканнар. Транспорт чарасы белән 26 яшьлек җирле кеше идарә иткән. Аның машина йөртү таныклыгы булмаган. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре машина йөртүчедә исерек булу билгеләрен күргәннәр.
Медицина тикшерүе бу кешедә наркотик исереклеге булуын күрсәткән. Шул ук вакытта ЮХИДИ инспекторлары ир-атның транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмавын да ачыклаган. 2021 елда ул исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган була.
Суд, җинаять эшен тикшергәннән соң, аны гаепле дип таба һәм аны 2 елга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 260 сәгать мәҗбүри эш билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев