Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ишле гаиләдә яшәү күңелле

    28 ноябрьдә "Әниләргә чәчәк бәйләме" дип исемләнгән республика бәйрәмендә районнан иң әйбәтләре - күп балалы әниләр катнашты. Араларында Тубылгы Таудан Гадәния Лотфуллина һәм аның кызы Гөлнур Гатина да бар иде.

    Әгәр өйдә балалар тавышы булмаса, ул буш була. Гадәния Лотфуллинаның өе исә һәрчак тулы була. Биш кызы үсеп җитеп тормыш коргач, өйдә оныклар аваз сала. Гадәния апаның оныклары да хәзер унбишәү.
    Гадәния апа 39 яшендә тол кала, төпчек кызы Гөлсемгә нибары бер яшь була. Сабыйны әниләре эштә вакытта апалары карый, аларга исә 15,13,11 һәм 10 яшь була. Шул чакта ук кызлар әни булуның зур җаваплылык соравын аңлыйлар. Фермада авыр хезмәттән арып-талып кайткан Гадәния һәр буш минутын кызларына багышлый. Аларны кешеләргә карата игътибарлы, кешелекле булырга, өлкәннәрне ихтирам итәргә өйрәтеп үстерә.
    -Мин кызларыма гел әйтә килдем, кеше кечкенәме, олымы - һәрберсенә игътибар һәм кайгырту кирәк, - ди Гадәния Әхтәм кызы. - Инде үземә дә 70 яшь тула. Сүзләремнең җилгә очмавын үзем дә күреп, сизеп торам. Мин хәзер балаларым, оныкларым арасында яшим, аларга карап сөенеп туя алмыйм. Бу сыйфатлар балаларыма әнием Гаҗиләдән дә күчкәндер, 90 яшькә чаклы яшәгән әнием оныклары, гаилә әгъзалары өчен һәрвакыт үрнәк, өлге булды. Зур гаиләдә яшәве күңеллерәк тә, җиңелрәк тә, һәрберсе нәрсәгәдер сәләтле, һәрберсе ни беләндер аерылып тора. Мин кызларымның да балалары күп булуын теләдем. Хыялым тормышка ашты. Фәридә белән Гөлсемнең балалары икешәр, Мөнирә белән Гөлгенәнең - өчәр, ә Гөлнурымның иң күбе - биш баласы. Гөлнур үзе исә шул чаклы балам булыр дип уйламаган да.
    -Мин кечкенәдән балалар белән шөгыльләнергә яраттым, аларны укырга, язарга, өй җыештырырга, әнием кебек нидер пешерергә өйрәтергә теләдем... Миңа күпләр: "Ну, Гөлнур, син йә укытучы булырсың, йә үзеңнең балаларың күп булыр", - ди торган иделәр. Укытучы буласым килсә дә, әтием мине апасы кебек табиб итеп күрәсе килде. Әтием теләген үтәп, мин медицина училищесына укырга кердем. Фельдшер һөнәрен үзләштердем. Шулай эшләвемә бер дә үкенгәнем юк.
    Балалар тәрбияләү өчен Гатиннар гаиләсе бик шәп (идеаль). Бабалары Әгъләмҗан - укытучы, ул оныкларына дәрес хәзерләшүдә ярдәм итсә, әтиләре Ринат - физкультурачы, балаларын спортка тарта, физик яктан чыныктыра, әниләре Гөлнур исә медик - һәммәсенең сәламәтлеген кайгырта. Хәзер олы кызлары Миләүшә белән Индира югары педагогик белем алып, үзләре укыта, беренчесенең кызы, икенчесенең улы һәм кызы бар. Рузилә - матур киемнәр тегү буенча белгеч, аның да кызы бар. Ришат ярты ел армия хезмәтендә, Гөлшат 9 сыйныфта укый, абыйсы, апалары кебек спорт белән шөгыльләнә, бик матур җырлый, музыка мәктәбендә дә шөгыльләнә.
    Балаларым әти-әниләреннән генә түгел, әби-бабаларыннан да әйбәт тәрбия алдылар. Шуңа да аларга әниемнең сүзләрен кабатлыйм: "Өлкәннәрне хөрмәт итегез, алардан акыллы булырга өйрәнегез", дим. Миңа хәзер балаларымның, оныкларымның сәламәт, бәхетле булулары, Ришат белән Гөлшатымның да үз тиңнәрен табып, тормышта бәхетле булулары, янәшәбездә әниемнең тагы да озаграк яшәве мөһим.
    Шушы язмага кагылышлы уй-фикерләрегезне газетабыз сайтында-novoshishminck.ru- калдыра аласыз.
    Гөлшат, Гадәния һәм Гөлнур - ике кыз һәм ике әни. Автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: