Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел

Үткән атна ахырында район башлыгы Вячеслав Козлов рәислегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү һәм үткәрү буенча район оештыру комитетының өченче утырышы булып үтте.

Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, район үзәге учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп һәм АМЙ директорлары чакырылган иде. Утырыш эшендә Татарстанның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе начальнигы Дмитрий Иванов катнашты һәм чыгыш ясады. - Җиңүнең 70 еллыгына хәзерләнү һәм лаеклы төстә каршылау буенча районда байтак эшләр алып барыла, - дип билгеләп үтте Вячеслав Козлов утырышны ачып. - Тыныч вакытларда вафат булган сугышта катнашучыларның исемлеген әзерләү төгәлләнгән. Район үзәгендә алар хөрмәтенә һәйкәл төзеләчәк, ә һәр торак пункттагы һәйкәлгә тыныч вакытларда вафат булган ветераннарның исемнәрен язып өстәмә мемориаль такталар урнаштырылачак.
Район башлыгы тыл хезмәтчәннәренең - геройларның исемлеген әзерләү, сугышта һәлак булучыларның барысының да исемнәрен мәңгеләштерү һәм бүгенгесе көндә исән булган ветераннар турында кайгыртучанлык күрсәтү буенча авыл җирлекләре башлыкларының аеруча җаваплылыгы турында аерым билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк алда үткәрелгән утырышта кабул ителгән йөкләмәләр, бурычларның үтәлеше барышы турында хәбәр итте. Бүгенгесе көндә районда сугышта катнашучы 23 кеше яши, аларга социаль хезмәтләр, район хакимияте, авыл җирлекләре башкарма комитетлары хезмәткәрләре беркетелгән. Аларның барысына да ветераннар паспорты ясалган (хәзер мондый паспортлар тыл хезмәтчәннәре һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннары өчен дә әзерләнә), медицина ярдәме һәм дарулар белән тәэмин итү эше даими көйләнгән, билгеләнгән план буенча "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында язмалар басылып чыга. Кызганычка каршы, "Җиңү" исеме астында район хәйрия фондына акча күчерү әлегә күренми.
Хәзер каберләрендә кабер ташлары булмаган вафат булган сугышта катнашучыларның исемлеген төзү буенча эш башланган. Әлеге исемлекне тикшергәннән соң сугышта катнашучыларның каберенә Россия оборона министрлыгы акчаларына һәйкәлләр урнаштырылачак.
Утырышта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева районда балаларны һәм яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү турындагы информация белән чыгыш ясады. Районда тиешле программа кабул ителгән, зур эшләр башкарыла һәм әлеге программаны гамәлгә ашыру үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләр бирә.
Яңа Чишмә урта мәктәбе директоры Ольга Лазарева укучылар белән үткәрелә торган тәрбияви, патриотик эшләр турында сөйләде.
Районыбыздан сугышта катнашучыларның барысының да исемнәрен билгеләү буенча, тыл геройлары турында чираттагы китапны чыгаруга хәзерлек турында, Җиңүгә үз өлешен керткән һәр кеше турында эзләнү эшләре алып бару турында музей директоры Мидхәт Газыймов җентекләп, тәфсилле итеп сөйләде.
-Бөек Җиңү өчен көчләрен, үз гомерләрен дә кызганмаган солдатларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырлыкларын онытырга безнең хакыбыз юк, - диде ул.
Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә хәзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының чираттагы утырышы апрельдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев