Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Киңәшмәдә халыкның хезмәт активлыгын күтәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Халыкның хезмәт активлыгы буенча киңәшмә 26 октябрьдә узды.

Агымдагы елның 10 аенда шәхси хуҗалыкларны үстерү өлкәсендә халыкның активлыгына анализ ясаганда, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, беренче чиратта, торак пунктлардагы барлык хуҗалыкларда терлекләрнең баш саны сизелерлек кимүен, бары тик сарыклар һәм кәҗәләр санының гына артуын билгеләп үтте.

Савым сыерларының саны узган ел дәрәҗәсендә калган диярлек, ә шәхси хуҗалыклар тарафыннан сөт сату узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 273 тоннага арткан һәм 5212 тонна тәшкил иткән. Җирле сөт җыючылар тарафыннан бу сөтнең 51 Яңа Чишмә КМС заводына җибәрелә. Унар процент «Баулы», «Олы Тигәнәле» сөт комбинатларына һәм сөт бәяләре югарырак булган башка заводларга озатыла (уртача 24 сумнан). Тик, бу әзерләүчеләр халык белән исәп-хисапны 10 көнгә соңарып башкаралар.

«Безнең мондый эштә тәҗрибәбез бар, намуссыз сатып алучы сөт өчен исәп-хисапны башта 10 көнгә, аннары бер айга тоткарлады, аннан соң бурыч бөтенләй күп җыелды, халык әлегә кадәр акчасын алмаган. Шуңа күрә сөт тапшыручыларга бәяләр югары булган җирләрдә исәп-хисапны  вакытында ясамаулары турында да онытмаска кирәк», - диде Надежда Попкова.

Н. Попкова шулай ук сыйфатсыз сөт тапшырган кайбер хуҗаларның комсызлыгы аркасында отчет чорында 26 тонна сөтнең кире кайтарылуын, шуның белән бәйле рәвештә халык 244 мең сум акчаны ала алмавын билгеләп үтте.

Киңәшмәдә пайчыларга җирләр өчен ашлык белән яки акчалата түләү, мини-фермаларга субсидияләр, районда һәм Казанда үткәрелә торган ярминкәләр турында да сүз алып барылды. Архангел Бистәсе АҖ башлыгы Нина Сердюкның «Халыкның хезмәт активлыгын стимуллаштыру буенча җирле үзидарә органнары эше» дигән доклады тыңланды.

Белешмә

Архангел Бистәсендә - 176 шәхси хуҗалык, 86 йортта исә пенсионерлар гына яши.

132 хуҗалыкта терлек бар.

50 йортта 300 баш МЭТ асрала, шулардан 105е - сыерлар (35 йортта).

Хуҗалыкларда 124 баш дуңгыз, 96 баш сарык һәм кәҗә, 31 баш ат бар.

42 йортта мал-туар бөтенләй юк, чөнки анда картлар яки имин булмаган гаиләләр яши.

Быел бер мини-ферма ябылган, аның хуҗасы 13 сыер урынына бер генә сыер асрый.

ШЯХларның күбесе орлыкландыручы хезмәтеннән файдалана, сыерларның яртысыннан артыгы ясалма орлыкландыруда.

Шәхси хуҗалыкларда сөтне җирле сөт җыючыга тапшыралар, шулай ук сөтне авыл халкына да саталар. Быел барлыгы 3208,21 центнер сатылган. Сөтнең уртача майлылыгы 3,4 % тәшкил итә. Тапшырылган сөт өчен халык белән исәп-хисап (литры 23 сум) 15 октябрьгә кадәр ясалган.

Халыктагы пай җирләренең күләме 2660,25 га тәшкил итә, ул «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ арендасында. Арендатор пайлар өчен һәрвакыт вакытында түләргә тырыша. Быел халык 58 тонна бөртек, 790 тонна печән, 40 тонна салам алган. Хәзергесе вакытта арендатор пайлар өчен акчалата түли башлаган, ноябрь ае дәвамында түләп бетерергә тиеш.

Халык сыерлар сатып алуга 340 мең сум, кәҗәләргә - 6 мең сум һәм бияләргә - 12 мең сум күләмендә субсидия алган.

Кызганычка каршы, быел «Таналар сатып алуга субсидияләр» программасыннан берәү дә файдаланмаган. Бер эш башлаучы фермер 74,5 мең сум күләмендә алган субсидиясен кире кайтарган, чөнки төзелешне вакытында тәмамлый алмаган.  Бу эшне киләсе елга кичектергәннәр.

Авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү - безнең бурычыбыз, без моны район һәм республика җитәкчелеге ярдәмендә ШЯХларны үстереп кенә хәл итә алабыз. Шуңа күрә, авыл халкын терлек санын арттыруга җәлеп итүгә күп эшләр башкарабыз.

Надежда Попкова билгеләп үткәнчә, Архангел АҖдә хезмәт активлыгын күтәрү буенча үсеш перспективасы бар һәм алар моннан булдыра алганча файдаланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев