Юл төзүчеләр тарафыннан зур эшләр башкарылган
Эшләр күләме 330 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Безнең әңгәмә
Юл төзүчеләрнең һөнәри бәйрәме алдыннан без «Алексеевскдорстрой» ААҖнең Яңа Чишмә участогы начальнигы Иван Попков белән очраштык һәм оешманың агымдагы елдагы эшчәнлеге турында сөйләштек.
- Быел без торак пунктларда юллар төзү һәм урамнарны төзекләндерү буенча шактый эшләр башкара алдык, - диде ул. - Барлык пунктлар буенча ремонт-төзелеш эшләренең гомуми күләме һәм программа 330 млн сумнан артык тәшкил итәчәк, юлларны карап тотуга 103 млн сум каралган.
- Нинди төп эшләрне сез аерым билгеләп үтәр идегез?
- Бу - Архангел Бистәсе янындагы 2 километр озынлыктагы юлны реконструкцияләү - аны турылап, яңа асфальт җәеп, норматив хәлгә китерү (эшләрнең гомуми суммасы - 230 млн сум). Хәзер анда Сергей Скворцов җитәкчелегендәге бригада бетон лотокларны төзекләндерү эшләрен төгәлли.
Әдәмсә авылында 2 километрга якын озынлыктагы машиналар юлын планлаштыру эшләре башкарылды - бирегә вак таш өстәлде һәм ике катлы асфальтлы-бетонлы катнашма җәелде.
- Юл фонды тарафыннан ЮХИ, юлларны ремонтлау программалары буенча тагын нинди эшләр башкарылды?
- Яңа Чишмәнең Яшьләр, Күл аръягы, Юл буе, «Көнчыгыш» бистәсендәге Автомобиль һәм Татарстан урамнарында асфальт юллар ремонтланды.
Юл фонды акчасына Әдәмсә мәчете янындагы территория төзекләндерелде, барлык юл билгеләре яңартылды, «Яшьлек» футбол манежына керү юлы һәм тротуар төзелде.
Яңа Иванаево, Әдәмсә, Акъяр һәм Яңа Чишмә авылларындагы юлларга вак таш-комлы катнашма салу эшләре башкарылды.
- Федераль юлда («Кытай» юлында) эшләвегезне дәвам итәсезме?
- Әйе, анда көн саен ким дигәндә 50 эшче хезмәт куя, алар асфальт җәю, материаллар ташу һ.б. белән мәшгуль, моннан тыш, безнең бригадалар Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләре тирәсендәге әйләнеп чыгу юлларын төзүгә дә җәлеп ителгән, анда көн саен 70ләп юл төзүче эшли.
- Асфальт заводы үз продукциясен кая җибәрә?
- Аларның продукцияләре, нигездә, федераль юл төзелешенә, шулай ук Түбән Камага, Чистайга җибәрелә. Шулай ук биредәге асфальтны Архангел Бистәсе янындагы яңа юл участогына да түшәделәр. Бер сезон эчендә завод тарафыннан 70 мең тоннадан артык асфальт-бетон катнашмасы җитештерелгән.
- Федераль юл төзелешендә мәшгуль булган зур йөк машиналарының хәрәкәте аркасында җимерелгән юллар ремонтланачакмы?
- Аларны йөрерлек хәлдә тоту өчен чокырларга ремонт ясала. Җәен бу эш белән бер бригада шөгыльләнде. Якын киләчәктә әлеге юлларны капиталь ремонтлау эшләре дә планлаштырыла.
- Сезнең коллективыгыз зур, биредәге эш шартлары, хезмәт хакы турында да сөйләгез әле?
- Бүгенгесе көндә бездә 207 кеше эшли, аларның 90 %ы безнең район кешеләре. Барлык хезмәт шартлары да тудырылган – ашханә эшли, 100 кешегә исәпләнгән тулай торак, душ бүлмәләре, җылы гаражлар бар. Хезмәт хакы тотрыклы, уртача күләме - 90-100 мең сум, асфальт салуда эшләүче механизаторлар 140 мең сум һәм аннан да күбрәк акча ала.
Безнең хезмәткәрләрнең күпчелеге намуслы һәм тырышып эшлиләр. Алар арасында биредә озак еллар хезмәт куючы ПТО инженеры Илфат Хөснуллинны, бригадир Сергей Скворцовны, йөк төягеч машинисты Андрей Китановны, тракторчылар Евгений Изотов, Якуп Фәсхетдинов һәм Фазыл Хәсәновны,
втогрейдерчылар Андрей Степанов һәм Алексей Чумаковны, АБЗ операторы Евгений Храмовны, юл эшчесе Александр Захаровны, машина йөртүчеләр Рәмис Минабетдинов, Сергей Буйняков, Марат Гарифуллин, Фәнис Хәйруллин, Сергей Холин, Алексей Белоглазов һәм башкаларны атый алам.
Бәйрәмебезне рәсми рәвештә билгеләп үткәндә, бүләкләнүчеләр арасында безнең хезмәткәрләр дә булачак.
- Иван Сергеевич, кышкы сезон якынлаша, бу чорга әзерлек ничегрәк?
- Инде әйткәнемчә, юлларны карап тотуга 103 млн сум акча бүлеп бирелгән. Шуларның 73 млн сумы агымдагы елның гыйнвар-март айларында юлларны карап тотуга тотылган иде (кыш бик карлы иде).
Соңгы елларда юлларны карап тоту белән бәйле проблемалар булмады диярлек, киләсе кышта да булмаячак, дип уйлыйм. Кышкы вакытта юлларны чиста һәм йөрерлек хәлдә тоту өчен бездә 30 берәмлеккә якын техника (грейдерлар, тизйөрешле отваллы КамАЗлар, чөйле тракторлар, роторлы кар чистарткычлар һ.б.) әзер. Юлларга салу өчен 10 мең тонна ККК (комлы-тозлы катнашма) һәм 1500 тонна тоз әзерләдек. Кирәк булганда барлык машина йөртүчеләр һәм тракторчылар тәүлек буе һәм ике сменада эшләячәк.
- Эчтәлекле әңгәмәгез өчен рәхмәт, барлык юл төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, нык сәламәтлек, иминлек, чиста һәм тигез юллар телим!
Рәхмәт!
Сергей Скворцов бригадасы Архангел Бистәсе янындагы участокта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев