Их, бу алтын туйлар...
Бүген, 19 гыйнварда, Виктор Михайлович белән Анна Алексеевна Лариннар алтын туйларын билгеләп үтәләр.
Редакциягә Петропавел мәдәният йорты директоры Светлана Соловьева яза. 50 ел буе татулыкта һәм хөрмәттә яшәгән бәхетле пар һәрвакыт соклану һәм хөрмәт хисләре уята. Анна Алексеевна һәм Виктор Михайлович ярты гасыр бер-берсен яратып, ышанып һәм тугрылык белән гомер иткәннәр.
Гаилә тарихы ничек башланган соң? Безнең геройлар очраклы гына танышкан: алар Петропавел клубына килгәч очрашканнар — яшь егет Виктор байтак кына кызлар арасында матур, сөйкемле, тыйнак, кара чәчле Анечканы күреп алган. Бу — бер күрүдә гашыйк булу дигән сүз. Көн артыннан көн үткән, артыннан, яшьләр атна саен клубта очраша башлаганнар. 1974 елда Виктор белән Анна өйләнешәләр. Ул вакытта яшьләр бик актив булган — җырлаганнар, биегәннәр, яңа өйләнешүче яшь парны атларда утыртып йөрткәннәр! Кыскасы, икешәр көн күңел ачканнар!
Анна Алексеевна 1954 елның 1 сентябрендә Петропавел Бистәсендә туган. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң 8 ел Куйбышев исемендәге колхозда сыер савучы булып эшләгән. Аннан соң шул ук колхозда ветеринария участогында, аннан Петропавел авыл советында баш бухгалтер булып хезмәт куйган, пенсиягә кадәр шунда эшләгән.
Ларин Виктор Михайлович 1949 елның 10 сентябрендә шул ук авылда туган. Унынчы сыйныфтан соң, Минзәлә совхоз-техникумын тәмамлый һәм колхозга зоотехник булып эшкә керә. Читтән торып Казан дәүләт ветеринария институтында укый һәм 1987 елда Куйбышев исемендәге колхоз рәисе итеп билгеләнә. Колхозлар үзгәртеп корылгач, «Майский» совхозында зоотехник булып эшләгән. Ир белән хатын гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгәннәр.
Лариннарның 3 баласы, 7 онык һәм 3 оныкчыгы бар.
Алтын туйга кадәр яшәү бары тик сайланганнарга, алтын йөрәкле һәм алтын акыллы кешеләргә генә бирелә.
Илле ел гомер бик тиз үтеп тә киткән. Әмма үткәннәрнең иң бәхетле һәм матур мизгелләре барлык кыенлыкларны һәм проблемаларны җиңәргә көч биреп, күңелләргә кереп кала.
Мәхәббәт, тугрылык... Бу төшенчәләр алтын туйларын билгеләп үтүче юбилярлар өчен гаилә тормышында ышанычлы таяныч булган һәм шулай булып кала да. Мондый гаиләләр хәзерге яшьләргә үрнәк булып торсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев