Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле булуларын тоеп яшәсеннәр

Яңа Чишмә Картлар йортында өч тыл хезмәтчәне һәм бер сугыш ветеранының тол калган хатыны яши. Яңа Чишмә районында Попечительлек Советы утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова болай дип билгеләп үтте:

- Сугыш елларының барлык кыенлыкларын үзләрендә татыган безнең кадерле ветераннарыбыз безнең игътибарлы карашка, кайгыртуыбызга мохтаҗ һәм бигрәк тә якын туганнары арасында туган өйләрендә түгел, ә Картлар йортында - хөкүмәт учреждениесендә яшәргә мәҗбүр булган кешеләр. Чөнки Картлар йорты ничек кенә яхшы булмасын, ул кешенең гаиләсен алыштыра алмый.
Сугыш башланганда тыл хезмәтчәне Андреевка авылыннан Мария Фроловна Порфирьевага 14 яшь була:
- Сугыш барган елларда безнең өебез янды. Әти фронтта иде, ә без, балалар, 14 әү идек. Без идәнсез, балчыктан ясалган өйдә яши башладык. Без, балалар, үзебезгә берәр торак төзер өчен әкренләп урманга йөри башладык. Урман кисәбез дә, чана белән ташыйбыз. Кузгалак, алабута, бәрәңге, он - без ашаган ризыклар шул иде. Кырны утадык. Өлкәннәр урак урганда без, балалар, бер бөртеге дә югалмасын өчен, капчыкка башакларны җыя идек. Мария Фроловнаның ике никахы да уңышсыз була һәм картайганчы хуҗалыкны үзе алып бара: печән дә чапкан, утын әзерләгән, сарык чалган, терлек дәвалаган. Фермада санитар да, каравылчы да, терлекче дә булып эшләгән. Карчыкны барысы да хөрмәт итә, туганнары һәм авылдашлары аның янына еш киләләр.
Аның яшьтәше Анфиса Степановна Фролованың бала чагы да аныкына охшаш. Чөнки тылдагы хезмәт фронтында бөтен эш хатын-кыз һәм балалар җилкәсенә төшкән. Удар хезмәт итү гадәте анда гомерлеккә калган. Сугыштан соң ул төрле эшләрдә эшләгән, ә 1959 елда почтага хат ташучы булып эшкә урнашкан. Иң алдынгы булган, планны 400%ка арттырып үтәгән, аның хәтта "Социалистик ярышта җиңүче",
"Коммунистик хезмәт ударнигы" дигән исемнәре дә бар. Ире үлгәннән соң Картлар йортында яши. Биш тапкыр күзенә операция ясыйлар, тик барыбер әби яхшы күрми. Ул җылы карашлары һәм игътибарлы булганнары өчен Картлар йорты хезмәткәрләренә бик тә рәхмәтле. Туганнары да аны онытмыйлар, ай саен аның янында булалар.
Тыл хезмәтчәннәре Сәлимова Мәръям Сәлим кызы Зирекледә туып үскән, 4 ел интернат-йортта яши. Ире күптән вафат, балалары юк. Сугыш елларында "Кичуй" колхозында төрле эшләрдә эшләгән, аннан тракторда, Зирекледә кирпеч заводында эшләгән.Хезмәт ветераны Мәрьям әби "Эштәге батырлык" өчен" медале белән бүләкләнә. Туганнарыннан аның хәлен белешергә бары тик ире ягыннан гына киләләр, үзенекеләр килми дә (бәлки берәү дә калмагандыр). Аның каравы, авылдашы, дус хатыны Кафия әби еш килә, очрашкач, сөйләшеп туя алмыйлар. - Әби туңдырма ярата, аңа башка берни кирәкми, - дип елмая интернат-йорт методисты Гүзәл Мостафина.
Сугышта катнашучының тол калган хатыны, 84 яшьлек Нина Николаевна Галкина туган йорт, әти-әни күргән кеше түгел. Калинин өлкәсендә балалар йортында үскән кызны сугыш вакытында Казанга эвакуациялиләр. Язмыш аны шактый сынаган, ирен җирләгән. Йортсыз-җирсез карчык азык-төлек алырга кереп йөргән кибеттә сатучы кыз Света Казанда аны "Шәфкатьлелек йортына" урнаштырган. Узган елның июль аенда аны Яңа Чишмә Картлар йорты үзенә сыендырган. Нина әбинең өч баласы булса да, Яңа Чишмәдә аның янына шул таныш сатучысы - Света гына хәлен белергә килә. Нина әби бик аралашучан шәхес, татарча да белә, тарихтан төрле хәлләр сөйләргә ярата, такмаклар җырлый, Картлар йортында узган чараларда актив катнаша. 9 апрельдә әбигә "Кадерле ветераныбыз" акциясе кысаларында күзенә операция ясаганнар, хрусталигын алыштырганнар, хәзер ул яхшы күрә. Акция кысаларында Картлар йортында яшәүче барлык тыл хезмәтчәннәренә планлы медицина тикшерүе уздырганнар, аннан тыш, бирегә кунаклар да күп килә, бүләкләр алып киләләр. Дәүләт тә интернат-йортта яшәү шартларын елдан-ел яхшырта.
- Ә без, хезмәткәрләр, ветераннарыбызга һәм бездә яшәүчеләргә үзләрен ялгыз, онытылган итеп хис итмәсеннәр, кадерле булуларын тоеп яшәсеннәр өчен бөтен көчебезне куеп тырышабыз. Без әлеге ирекле альтруистлар изге миссиясенә кушылырга чакырабыз. Безнең Картлар йорты волонтерлар ярдәменә бик тә мохтаҗ , - диде аның директоры Наталья Шилова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев