Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Сезне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!

Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана булу бәхете, хатын-кызга ихтирам һәм гаилә традицияләренә тугрылык кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.
Нәкъ менә хатын-кызларыбыз дөньяны гүзәлрәк һәм ямьлерәк итә, гаилә учагын саклый, күңелләрне мәхәббәте белән җылыта, яшәүгә өмет һәм ышаныч уята. Барлык ир-егетләр исеменнән сезгә, гүзәл затларыбызга, әниләребезгә, хатыннарыбызга, кызларыбызга, апа-сеңелләребезгә үзләренең йөрәк җылысын, назын, акылын, кайгыртуын һәм ягымлылыгын бүләк иткән өчен рәхмәтлебез.
Бу бәйрәм көнендә тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белсен, кәефләрегез күтәренке һәм тормышыгыз уңышлар белән генә сөендерсен.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, барыгызга да бихисап гөл-чәчәкләр, күңелле мизгелләр, тынычлык, мәхәббәт һәм муллык телим. Бәхетле булыгыз, тормышыгызда уңышлар юлдаш булсын!
Яраткан кешеләрегез янәшәгездә булсын һәм һәрвакыт аларның кайгыртуын тоеп яшәгез, хыялларыгыз тормышка ашсын. Бәхет күгегез аяз булсын.
Шамил ЯҺУДИН,
ТР Дәүләт Советы депутаты,
"Татнефтепром -Зюзеевнефть"
ААҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев