Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кадрия Низамиева: «Китапханәче булу җиңел эш түгел»

27 май - Гомумроссия китапханәләр көне

Кадрия Галәветдин кызы Низамиева мәдәният өлкәсендә 2000 елдан бирле эшли: 14 ел дәвамында Зирекле авыл клубы мөдире булган, Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында белем алганнан соң 2014 елда китапханә-мәгълүмати эшчәнлек, мәгълүмати ресурслар менеджменты программасы буенча яңадан һөнәри әзерлек үткән, китапханәче булып эшли башлаган.

 Барлык алган белемнәрен һәм иҗади сәләтен яраткан эшендә, укучылар белән эш иткәндә киң куллана, китапханәгә килүчеләрнең ихтыяҗларына беркайчан да битараф калмый. 
Кадрия Галәветдин кызы үз һөнәре турында менә ниләр сөйли:

 «Китапханәче - ул тыйнак һөнәр. Эш көннәрем гадәттәге режимда гына үтә. Китапларны бирәм, аннары кире кабул итәм, китапханәченең башка эшен башкарам. Шулай ук китап укучылар белән сөйләшеп-аралашып алам һәм тыйнак һөнәремнең мәгънәсен шуннан табам.  

Беренче чиратта, минем эшем кешеләр белән аралашуга йөз тота. Бездә үткәрелә торган чаралар: лекцияләр, мастер-класслар, танып белү очрашулары - болар барысы да кешеләргә ярдәм итү, үзең белгән  кызыклы нәрсәләрне аларга җиткерү теләге белән бәйле. Китап укучының синең белән аралашканнан соң китапханәдән канәгать булып кайтып китүен күргәч, мин сөенәм, димәк ул биредә үзе өчен кызыклы белемнәр тапкан. «Беркемнең үтенечен дә кире какма, ярдәм итәр өчен кулыңнан килгәннең барысын да эшлә» дигән сүзләр хәзер минем девизыма әйләнде. Мин моның җиңел булмавын аңлыйм, әмма һәр яхшы эш, хәзер үк булмаса да, меңе белән кире кайтачак.

Көн саен мин яңа китаплар, газета һәм журналларның яңа саннары белән танышам, авылдашларым белән очрашам. Башкаларга хезмәт иткәндә, үзең дә үсеш аласың бит ул. Эшемдә иң мөһиме нәрсә дигән сорауга, мин кешеләр белән аралашу дип җавап бирер идем.  Кешегә ярдәм итәр өчен миңа аның күз карашын күрү, эчке хәләтен тою кирәк. Бу еш кына шатлыклы ачышларга китерә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев