Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Капитан Ерашов полковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән

    Капитан Ерашов (газетабызда басылып чыккан язмага туганнары җавап бирде) сугыштан соң хәрби хезмәттә булып, полковник званиесендә отставкага чыккан. Ул дүрт ел элек бакыйлыкка күчкән. Василий Иванович Рус Чабаксары авылында туган, алар гаиләсендә алты бала булган. Әтисе менә дигән балта остасы булган, ә әнисе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Әти-әниләре фәкыйрьлектә яшәүдән...

    Капитан Ерашов (газетабызда басылып чыккан язмага туганнары җавап бирде) сугыштан соң хәрби хезмәттә булып, полковник званиесендә отставкага чыккан. Ул дүрт ел элек бакыйлыкка күчкән.

    Василий Иванович Рус Чабаксары авылында туган, алар гаиләсендә алты бала булган. Әтисе менә дигән балта остасы булган, ә әнисе колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Әти-әниләре фәкыйрьлектә яшәүдән арып, әтисе үз гаиләсен Аксубай районының кечкенә генә чуаш авылына - Калиновкага күчергән, анда колхоз бай була. Калиновкада гаилә фәкыйрьлектә яшәми, колхозчыларга икмәк бирәләр. Тормышлары бераз җайланып китә.
    Сугыш башлангач, әтиләрен фронтка алалар һәм озак та үтми ул һәлак була. Василийны 1942 елның августында армиягә алалар. Өйдә әнисе һәм биш бала кала, иң олысына 12 яшь, иң кечкенәсенә 3 яшь була. Василий Ерашовның фронттагы юлы турында без алда басылып чыккан язмадан беләбез. Армиягә гади солдат булып китә, фронтта исем ала, ә сугыштан соң полковник дәрәҗәсенә чаклы күтәрелә. Сугыштан соң ул Калиновкада яшәмәгән инде, илнең төрле почмакларында һәм чит илләрдә хезмәт иткән, әмма әнисе, кечкенә ир һәм кыз туганнары турында беркайчан да онытмаган. Аның ир туганы Александрның хатыны Зоя Михайловна болай дип искә ала:
    -Аларны туендыручы булды ул, ашатты, киендерде, акча, посылка җибәреп торды. Аларның барысына да - ике ир туганы, өч кыз туганына нык ярдәм итте, аларның берсе 1951 елда каты салкын тиюдән 19 яшендә үлде. Хәзер берсе дә исән түгел инде, бары тик бер кыз туганы Катя гына исән, ул Аксубайда яши. Кечкенә энесе Иванны Василий Иванович үзе янына Владикавказга укырга ала. Ул гомере буе хәрби кеше булды. Мин 1960 елда кияүгә чыккач, ул һәр ике ел саен әнисе янына кайтып йөрде (әнисе безнең белән яшәде). Шул ук елны без Екатерина Бистәсенә күчендек, аннары ул шунда кайтып йөрде.
    -Ул безгә ярдәм итте, - дип дәвам итте сүзен Зоя Михайловна. -Гаиләбездә каенанам, мин ирем белән һәм дүрт балабыз иде. Акча алып кайта иде, җибәреп тә торды, һәрчак бүләкләр белән кайтты. Чираттагы ялында гаиләсе белән кайта иде. Аның хатыны Денисова Прасковья Ивановна, минем кебек үк, тумышы белән Ивановка авылыннан. Безнең балалар, аеруча минем улым Александр һәм аның улы Валерий бала чактан ук дуслар, чөнки Василий Иванович хатыны һәм балалары белән туган якка бик еш кайта иде. Яңа Чишмәдә яшәүче бертуганының улы Александр Ерашов менә ниләр сөйли:
    -Сугыштан соң абый Белоруссиядә хезмәт итә, аннан күченеп Мәскәүдә Фрунзе исемендәге хәрби академиягә укырга керә. Диплом тапшырган вакытта фәрман укыганда яшь офицерларның унысының (шул исәптә ул да) фамилиясен атамыйлар (абый сүзләре буенча). Аннан гына билгеле була: аларны берәм-берәм чакыртып алып, КГБ да эшләргә тәкъдим итәләр, тик ул баш тарта. Аннан соң 1957-1963 елларда ул Германиядә хезмәт итә. Рәсәйгә кайткач, аңа эш һәм хезмәт урынын сайлау мөмкинлеге бирәләр, югары урыннардан эш тәкъдим итәләр. Тик, авыру сәбәпле, ул бу тәкъдимне кабул итми. Хезмәт урыны итеп Осетияне сайлый, Владикавказ шәһәрендә дивизия командиры вазыйфасында, аннан мотоукчылар дивизиясенең штаб начальнигы булып хезмәт итә, шунда отставкага чыга. Ел саен чакыру буенча Мәскәүдә парадта катнаша. Улы Валерий да хәрби кеше, Краснодарда яши, кызы Татьяна хәрби кешедә кияүдә - Киевта яшиләр. Улы да, кияве дә инде хәрби пенсионерлар. Абый үзенең хезмәте, ничек сугышулары турында сөйләргә яратмый иде. Абыйның фронттагы батырлыклары турында без "Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасында чыккан язмадан, бүләкләү кәгазеннән генә белдек.
    1985 елда әнисе үлгәч, Василий Иванович Бистәдәге туганнарның, Чистайдагы һәм Аксубайда яшәүче кыз туганнарының хәлен белешә, Яңа Чишмәдә өч тапкыр бертуганының уллары Александр һәм Сергей (икесе дә райгазда эшлиләр) гаиләсендә кунакта була. Соңгы тапкыр 2003 елда хатыны белән безнең авылда кунак була. Зоя Михайловна сүзләренә караганда, шул елны (аңа 80 яшь тулган) туганнары җыелып, бергәләп аның туган көнен билгеләп үтәләр, тик юбиляр, авыру сәбәпле, үзе кайта алмый, телефон аша гына аралаша. -Соңгы елларда сәламәтлеге нык какшады, яралары кузгалды, ул инде беркая чыгып йөрмәде, 2009 елны хатыны үлгәч, Краснодарда улы белән яшәде, 89 яшендә шунда вафат булды, - диде Зоя Михайловна.
    Рус Чабаксарында туып-үскән полковник Василий Ерашовның сугышчан һәм тормыш юлы шундыйрак.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: