Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Кар автомобиле» профилактик операциясе старт алды

2020 елның 13 гыйнварыннан 6 мартына кадәр «Кар автомобиле» профилактик операциясе кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 25.12.2019 елдагы 01-05\299 номерлы боерыгы нигезендә, Яңа Чишмә муниципаль районында «Кар автомобиле -2020» профилактик операциясе үткәрелә.

Барлык үзйөрешле машиналарга: кар автомобильләренә, квадроциклларга, кар чистартучы машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга тикшерү үткәреләчәк. Эксплуатация кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Төп бурыч-кар чаналарын һәм башка мототранспорт (внедорожники) чараларын эксплуатацияләгәндә кешеләр үлеменә һәм имгәнүләренә бәйле булган һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлеген тәэмин итү, мөлкәтнең сакланышын, әйләнә-тирә мохитне саклау.
Шуңа бәйле рәвештә, Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге  мототранспорт чаралары хуҗаларына үзләренең теркәү документларын, моточаралар белән идарә итү хокукына таныклыкларны һәм башка документларны тикшерү, Дәүләт теркәү билгеләрен тиешле урыннарга кую зарурлыгы турында искә төшерә. Кышкы сезон башында кар чаналары хуҗалары аларны сезонлы файдалануга әзерләргә һәм техник карауга Дәүләт техник күзәтчелеге органнарына тапшырырга тиеш. Кар автомобиле мәҗбүри тәртиптә теркәлергә, ә мондый моточаралар белән идарә итүче машина йөртүченең ачык АІ категорияле тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыгы булырга тиеш.     
Операцияне уздыру чорында ТР буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе , ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре һәм полициянең участок уполномоченныйлары белән бердәм рейдлар үткәрү планлаштырылган.
Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән, шулай ук техник карау узмаган һәм үзендә әлеге техника белән идарә итү хокукына таныклыгы булмаган затлар административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла, ә моточара штраф стоянкага озатылачак.

 Рәис Хисмәтуллин, Яңа Чишмә районы буенча Гостехнадзор бүлеге начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев