Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кар шәһәрчекләре – балаларга да, өлкәннәргә дә сөенеч

Иң үзенчәлекле кар шәһәрчеге "Ландыш" балалар бакчасы территориясендә, ул "Җиңүнең 70 еллыгын каршылап" дип аталган темага багышланган һәм Бөек ватан сугышы чорын гәүдәләндергән сыннар белән аерылып тора. Кар шәһәрчегендә "Берлинга!" дигән язулы танк та, халык артисткасы "Лидия Русланова" да урын алган, җырчы кардан әвәләнгән солдатлар, матрослар өчен җырлый, янәшәсендә хәрби...


Иң үзенчәлекле кар шәһәрчеге "Ландыш" балалар бакчасы территориясендә, ул "Җиңүнең 70 еллыгын каршылап" дип аталган темага багышланган һәм Бөек ватан сугышы чорын гәүдәләндергән сыннар белән аерылып тора. Кар шәһәрчегендә "Берлинга!" дигән язулы танк та, халык артисткасы "Лидия Русланова" да урын алган, җырчы кардан әвәләнгән солдатлар, матрослар өчен җырлый, янәшәсендә хәрби киемнән гармунчысы да, балалайкада уйнаучысы да бар, аның чыгышын тыңларга агач башына "парашютчы" да "төшеп утырган", янәшәдә генә "пулеметчы" коралдан ата, хәрби йөк машинасы да шунда гына.

Яңа Чишмә КМС заводының кар шәһәрчеге дә бик матур. Анда бар җәнлек "җыелган". Сыннар һөнәри осталык белән ясалып, зәвык белән буялган.

Яңа Чишмә РҮХ тирәсендәге сыннар да начар түгел, кабул итү бүлмәсе каршындагы территориядә ике кәҗә белән буйвол сыны игътибарны җәлеп итә. Яңа Чишмә электр челтәрләре бинасы каршындагы ат һәм 124 нче ҺУ алдындагы крокодил сыны да уңышлы чыккан.

Кәҗә сыннарын бик матур әвәләгәннәр: аларны райгаз, Яңа Чишмә урта мәктәбе, училище, электр челтәрләре бинасы янында, кайбер авыл йортлары тирәсендә күрергә мөмкин. Һәр җирдә Кыш бабай белән Кар кызы да урын алган.

Кыскасы, күп кенә предприятие һәм оешма хезмәткәрләре ясаган кар шәһәрчекләре бик шәп чыккан. Бу күренеш балаларның да, өлкәннәрнең дә күзләрен иркәли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X