Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Карты да, яше дә» Пенсия фонды канаты астында

Узган ел Яңа Чишмә районының 49 гаиләсенә ана капиталы сертификаты тапшырылды, шуларның егермедән артыгы - тантаналы шартларда

2020 елда ана сертификатын бирү турында карар кабул итү вакыты 15 көннән 5 көнгә кадәр, ә аның акчалары белән эш итү турында карар кабул итү вакыты бер айдан 10 көнгә кадәр кыскартылачак.
Пенсия фонды карамагында гражданнарны пенсия белән тәэмин итү генә түгел, балалары булган гаиләләргә ярдәм итү дә бар, чөнки нәкъ менә Пенсия фонды гаиләдә икенче һәм аннан соңгы бала туу өчен ана капиталы сертификатларын бирү белән шөгыльләнә. Яңа Чишмә гаиләләренең ана капиталы акчаларын ешрак кая юнәлдерүләре турында РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева сөйләде.
"Районда ана капиталын куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе - кредитлардан файдаланып, гаиләнең торак шартларын яхшырту. 2019 елда безнең тарафтан 21,2 млн. сумлык 51 гариза кабул ителде, шул исәптән 4,2 млн.сумлык заем акчаларын җәлеп итмичә, торак шартларын яхшыртуга - 13 гариза.
Ана капиталын балалар укытуга юнәлтү елдан-ел зур кызыксыну уята. Бу акчаларны балаларны мәктәпкәчә белем бирү өчен файдалану буенча 3 еллык чикләү бетерелүе белән бәйле. Нәтиҗәдә, 14тән артык гаилә яңа мөмкинлектән файдаланды һәм 409,7 сумлык балалар бакчасы һәм ясле өчен ана капиталы белән түләде".
2018 елдан түбән керемле гаиләләр РПФга ана капиталы акчаларыннан айлык түләү сорап мөрәҗәгать итә алалар (2020 елда керем гаиләнең һәр әгъзасына 20170 сумнан артмаска тиеш). Әмма районда бу юнәлеш бик популяр түгел, дип билгеләп үтте Лилия Хираҗева, мондый түләүне бары тик 3 гаилә генә рәсмиләштергән.
2020 елда сертификат бирү турында карар кабул итү вакыты 15 көннән 5 көнгә кадәр, ә акчалар белән эш итү турында карар кабул итү вакыты бер айдан 10 көнгә кадәр кыскартылачак. Шулай итеп, инде бүген үк гаиләләр акчаларны иртәрәк куллана башлый ала, дип ассызыклады РПФ бүлеге начальнигы.
Бүлеккә ана капиталы хисабына сатып алына торган торак биналарның яраклылыгын билгеләү буенча район башкарма комитеты белән төгәл бәйләнешне җайга салырга кирәк, дип билгеләп үтте Лилия Хираҗева. «Хәзерге вакытта без мондый актларны ай дәвамында алабыз», - диде ул.
Ана капиталы акчаларын бирү программасы 2026 елга кадәр озайтылды. Карар Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында кабул ителде. Моннан тыш, 2020 елда сертификат суммасы 466 617 сумга кадәр артты.
«Өченче буын университеты»
РПФ ның Яңа Чишмә бүлеге өлкән буынны компьютер грамоталылыгына, интернеттан, дәүләт хезмәтләре порталларыннан файдалануга өйрәтүне актив оештыра. Укулар ТР Пенсионерлар берлеге белән берлектә «Өченче буын университеты» социаль әһәмиятле проектын тормышка ашыру кысаларында уза. Район пенсионерлары өч программа буенча шөгыльләнәләр, болар: Яңа Чишмә гимназиясе базасында «Компьютер грамоталылыгына өйрәтү нигезләре», Яңа Иванаево авыл китапханәсе базасында «Психология нигезләре» (семинар), Красный Октябрь авыл китапханәсе базасында «Мәдәният һәм агарту» темалары.
РПФ һәм Пенсионерлар берлеге озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте Лилия Хираҗева. Аның сүзләренә караганда, пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе өлкәннәр өчен ял оештыру, спортка һәм башка файдалы шөгыльләргә җәлеп итү буенча күп кенә кызыклы социаль чаралар үткәрә.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев