Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Кайда туган, шунда ярап куйган

    Бү­ген, 8 июнь көн­не, го­ме­ре­нең яр­ты­сын­нан ар­ты­гын Яңа Чиш­мә газ хез­мә­те на­чаль­ни­гы бу­лып эш­лә­гән Иван Сы­ров 60 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үтә. Шу­шы ва­кыт эчен­дә газ учас­то­гы күп­ләр­гә үр­нәк бул­ды, би­ре­дә газ­чы­лар­га эш­ләү һәм ял итү өчен бө­тен шарт­лар ту­ды­рыл­ган. Ев­ге­ний СТА­РОВ Иван 1952 ел­ны Яңа Чиш­мә­дә га­ди хез­мәт­чән­нәр га­и­лә­сен­дә дөнь­я­га...

    Бү­ген, 8 июнь көн­не, го­ме­ре­нең яр­ты­сын­нан ар­ты­гын Яңа Чиш­мә газ хез­мә­те на­чаль­ни­гы бу­лып эш­лә­гән Иван Сы­ров 60 яшь­лек юби­ле­ен бил­ге­ләп үтә. Шу­шы ва­кыт эчен­дә газ учас­то­гы күп­ләр­гә үр­нәк бул­ды, би­ре­дә газ­чы­лар­га эш­ләү һәм ял итү өчен бө­тен шарт­лар ту­ды­рыл­ган.

    Ев­ге­ний СТА­РОВ

    Иван 1952 ел­ны Яңа Чиш­мә­дә га­ди хез­мәт­чән­нәр га­и­лә­сен­дә дөнь­я­га ки­лә. Әти­се - Ни­ко­лай Ива­но­вич озак ел­лар кол­хоз­да ком­байн­чы, бри­га­дир бу­лып эш­ли, хез­мәт эш­чән­ле­ген ти­мер­че бу­лып тө­гәл­ли. Әни­се - Еле­на Про­кофь­ев­на күб­рәк ба­ла­ла­рын (алар - ал­тау) тәр­би­я­ләү бе­лән мәш­гуль бу­ла (ара­ла­рын­да Иван икен­че ба­ла), мәк­тәп­тә бу­фет­та да эш­ли. Иш­ле га­и­лә та­ту бу­ла, олы­рак­ла­ры ке­че­рәк­лә­рен ка­ра­ша, ба­ла­лар яшь­тән кресть­ян хез­мә­те­нә кү­не­геп үсә­ләр. Иван 6 сый­ныф­тан баш­лап ка­ни­кул­да әти­се бе­лән "Си­би­ряк" ком­бай­нын­да эш­ли, кеч­ке­нә­дән ат җи­гәр­гә өй­рә­нә, пе­чән ча­ба. Иван ба­ла­чак­тан тех­ни­ка­га тар­ты­ла, рә­хәт­лә­неп аның тө­зе­ле­шен өй­рә­нә.

    Мәк­тәп­не тә­мам­ла­гач 1969 ел­ны ул Чис­тай­да­гы 5 нче но­мер­лы ШҺ­ГУ-га (электр бе­лән эре­теп ябыш­ты­ру­чы­га) укыр­га ке­рә, Со­вет ар­ми­я­се саф­ла­рын­да хез­мәт ит­кән­че ДО­СА­АФ ав­то­мо­биль мәк­тә­бен­дә шо­фер­лык­ка укып чы­га. Иван­га Кам­чат­ка­да - диң­гез пе­хо­та­сын­да хез­мәт итәр­гә ту­ры ки­лә. Ике ел эчен­дә ул ны­гый, чы­ны­гу ала, хез­мәт­тән сер­жант зва­ни­е­се бе­лән кай­та. Ту­ган илен­дә И.Н. Сы­ров тех­ник яр­дәм ма­ши­на­сын­да, бе­рүк ва­кыт­та эре­теп ябыш­ты­ру­чы бу­лып та эш­ли. Тех­ни­ка­ны ул һәр­чак тиз ара­да тө­зә­тә. Эшен­нән ае­рыл­мый гы­на Чис­тай сов­хоз-тех­ни­ку­мын­да укып, тех­ник-ме­ха­ник бел­геч­ле­ге ала.

    1975 ел­ны үзе­нең икен­че яр­ты­сын та­ба, Тать­я­на­га өй­лә­нә. Бер­гә­ләп ике кыз - Еле­на бе­лән Оль­га­ны тәр­би­я­ләп үс­те­рә­ләр. Уку­ын тә­мам­ла­гач, Иван­ны 3 нче бри­га­да­да тех­ни­ка бу­ен­ча бри­га­дир яр­дәм­че­се итеп бил­ге­ли­ләр. Кы­зу урак өс­тен­дә ул ком­байн штур­ва­лы ар­ты­на да уты­ра, янып-кө­еп эш­ли, ра­йон ком­байн­чы­ла­ры ара­сын­да ал­дын­гы урын­нар­ны яу­лый, шу­ның өчен 1978 ел­ны Бол­га­ри­я­гә юл­ла­ма бе­лән бү­ләк­лә­нә. 1982 ел­ны Иван Сы­ров­ны ХХ партсъ­езд исе­мен­дә­ге кол­хоз­ның газ ху­җа­лы­гы өчен җа­вап­лы ке­ше, 1983 ел­ның ма­ен­да, ра­йон оеш­кан­нан соң, "Чис­тай газ" ЭПУ­нең Яңа Чиш­мә учас­то­гы на­чаль­ни­гы итеп бил­ге­ли­ләр. Шул ва­кыт­тан бир­ле, кыс­ка ва­кыт­лар­да баш­ка эш­ләр­гә бил­ге­лә­нү­ләр­не исәп­лә­ми­чә, аның го­ме­ре газ учас­то­гын үс­те­рү­гә ба­гыш­ла­на. Бе­рен­че ва­кыт­лар­да учас­ток Сту­де­нец ел­га­сы ти­рә­сен­дә­ге би­на­да ур­наш­кан бу­ла. Тиз ара­да газ бал­лон­на­ры сак­лау өчен ск­лад тө­зе­лә. Ул ва­кыт­лар­да ха­лык­ның 80 про­цент­тан ар­ты­гы бал­лон­лы газ бе­лән тәэ­мин ите­лә иде. Баш­та учас­ток­та 6 ке­ше эш­ли, газ­ны Әл­мәт­тән та­шый­лар һәм ике ма­ши­на ра­йон их­ты­яҗ­ла­рын тәэ­мин итеп то­ра, ае­на 6 мең бал­лон­ны авыл­лар­га баш­та 2 ГАЗ ав­то­ма­шин­асы, ан­на­ры 2 Ка­мАЗ бе­лән илт­кән­нәр.

    Мас­тер Ва­лен­ти­на Ма­лы­ше­ва, ка­ра­выл­чы Вла­ди­мир Сы­ров, элект­рик Ле­о­нид Бы­лин­кин, сле­сарь Алек­сандр Бо­ча­ров­лар бе­рен­че фи­кер­дәш­лә­ре һәм хә­зер дә аның бе­лән бер­гә эш­ли­ләр. 1989 ел­дан соң учас­ток "Ниж­не­камск­газ" ЭПУ сос­та­вы­на кү­чә. За­ман­ча яңа ба­за тө­зе­ле­ше бер­ни­чә ел дә­вам итә һәм бү­ген­ге­се көн­дә за­ман­ча про­из­водст­во ба­за­сы эш­ли, ан­да газ­чы­лар­га эш­ләү һәм ял итү өчен ки­рәк­ле шарт­лар бул­ды­рыл­ган. Ба­за тер­ри­то­ри­я­се тө­зек­лән­де­рел­гән, ас­фальт тү­шәл­гән, яшел­лән­де­рел­гән, тех­ни­ка өчен кую уры­ны бар, ул хә­зер шак­тый яңар­тыл­ган, ста­нок­лар һәм җи­һаз­лар ку­ел­ган ме­ха­ник ос­та­ха­нә дә бар. Хә­зер ра­йон ту­лы­сын­ча газ­лаш­ты­рыл­ган һәм мон­да Иван Сы­ров­ның өле­ше зур. Тот­рык­лы кол­лек­тив­та хә­зер 76 ке­ше эш­ли. Газ учас­то­гы ра­йон­ны тө­зек­лән­де­рү бу­ен­ча үт­кә­рел­гән эш­ләр­дә ак­тив кат­на­ша, төр­ле хәй­рия прог­рам­ма­ла­ры өчен тех­ни­ка һәм ак­ча бү­леп би­рә.

    Буш ва­кыт­ла­рын­да Иван ел­га ярын­да кар­мак бе­лән ба­лык кап­ты­рып уты­рыр­га яра­та. 9 ки­ло­лы иң зур чур­тан­ны ул Ка­ма­да, ә 800 грамм­лы иң зур бәр­тәс­не Шуш­ма­да то­та. Мон­нан 15 ел элек тө­зел­гән йор­ты янын­да­гы учас­ток­та ул үз кул­ла­ры бе­лән утырт­кан җи­ләк-җи­меш ку­ак­ла­рын ка­рап үс­те­рә, иң ярат­кан та­гын бер шө­гы­ле - ур­ман­га гөм­бә­гә йө­рү.

    Онык­ла­ры бе­лән ара­ла­шу да аңа яшәү дәр­те, бә­хет өс­ти.

    Ре­дак­ция кол­лек­ти­вы Иван Сы­ров­ны юби­лее бе­лән тәб­рик итә, аңа нык­лы исән­лек, имин­лек һәм га­и­лә бә­хе­те те­ли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: