Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайгыртучан әни һәм талантлы педагог

Әни­ләр кө­не ал­дын­нан әле­гә чак­лы Ту­был­гы Тау ур­та мәк­тә­бен­дә ярат­кан фә­нен - ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы Мө­сә­лия Вә­гыйз кы­зы Хә­би­бул­ли­на үзе­нең 70 яшь­ле­ген - юби­ле­ен бил­ге­ләп уза. Үз га­и­лә­сен­дә ул өч ба­ла тәр­би­я­ләп үс­тер­гән, хә­зер 6 оны­гын тәр­би­я­ләү­дә бу­лы­ша. Ев­ге­ний СТА­РОВ

Мөсә­лия Вә­гыйз кы­зы­ның бө­тен го­ме­ре үсеп ки­лү­че бу­ын­га тәр­бия би­рү бе­лән бәй­ле. 47 ел укы­ту дә­ве­рен­дә ул күп­ме уку­чы­га тор­мыш­ка юл­ла­ма бир­гән, кү­бе­се бе­лән әле дә элем­тә­дә то­ра, тө­гәл фән­нәр­гә бул­ган мә­хәб­бә­тен уку­чы­ла­ры­на да тап­шы­ра ал­ган. М.В. Хә­би­бул­ли­на озак ел­лар Ту­был­гы Тау­да ха­тын-кыз­лар Со­ве­тын җи­тәк­лә­гән, ак­тив граж­дан­лык по­зи­ци­я­се бе­лән яшь бу­ын­ны тәр­би­я­ләү­дә авыл­даш­ла­ры­на бу­лыш­кан. Олы яшь­тә бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, Мөсә­лия Вә­гыйз кы­зы әле дә ква­ли­фи­ка­ци­я­сен кү­тә­рү өс­тен­дә эш­ли, төр­ле жур­нал­лар­дан пе­да­го­ги­ка өл­кә­сен­дә бул­ган яңа­лык­лар­ны өй­рә­нә, соң­гы ел­лар­да компь­ю­тер­ны, Ин­тер­нет­ны үз­ләш­тер­гән. Дә­рес­ләр­дә ал­ган ноут­бук­тан бик ос­та фай­да­ла­на, юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры­на ма­те­ма­ти­ка фә­нен­нән ти­рән­тен бе­лем би­рә, алар­ны БДИ­га әзер­ли. Ул укыт­кан уку­чы­лар уңыш­лы гы­на ВУЗ­лар­га ке­рә­ләр, ал­ган бе­лем­нә­ре өчен укы­ту­чы­ла­ры­на рәх­мәт бел­де­рә­ләр. Тәҗ­ри­бә­ле пе­да­гог үзе­нең тәҗ­ри­бә­сен һәм бе­ле­мен яшь укы­ту­чы­лар­га би­рә.

Биш ел элек без Мөсә­лия Вә­гыйз кы­зы­ның би­ог­ра­фи­я­се бе­лән га­зе­та­быз уку­чы­ла­рын та­ныш­тыр­ган идек ин­де, шу­ңа кү­рә кай­бер факт­лар­га гы­на тук­та­лып үтәм. Ул 1941 ел­ның 25 но­яб­рен­дә Юга­ры Ни­кит­ки­но авы­лын­да (авыл­ның элек­ке­ге исе­ме) туа, ту­ган авы­лын­да җи­де­ел­лык мәк­тәп­не тә­мам­лый, ку­ян­нар фер­ма­сын­да эш­ли, Зи­рек­ле ур­та мәк­тә­бен­дә укый, Ала­бу­га пе­да­го­гия инс­ти­ту­тын тә­мам­лый, юл­ла­ма бу­ен­ча Чис­тай ра­йо­нын­да эш­ли. Эш сө­ю­чән Әсә­дул­ла ат­лы егет бе­лән та­ны­шып туй үт­кә­рә­ләр, 22 ел Ле­ни­но ур­та мәк­тә­бен­дә эш­ли. Шу­шы ел­лар эчен­дә Мөсә­лия Вә­гыйз кы­зы үзен та­лант­лы пе­да­гог итеп та­ны­та, авыл­ның җә­мә­гать тор­мы­шын­да ак­тив кат­на­ша һәм 1986 ел­да аның эше хө­кү­мә­тнең юга­ры бү­лә­ге - "По­чет бил­ге­се" ор­де­ны бе­лән бә­я­лә­нә. Мо­ңа ка­дәр ул "Хез­мәт ве­те­ра­ны" ме­да­ле бе­лән бү­ләк­лән­гән бу­ла. 1989 ел­дан баш­лап М.В. Хә­би­бул­ли­на Ту­был­гы Тау­да эш­ли. Үзе­нең на­мус­лы хез­мә­те өчен ул бер­ни­чә тап­кыр төр­ле Мак­тау гра­мо­та­ла­ры, "Мә­га­риф өл­кә­сен­дә­ге ка­за­ныш­ла­ры өчен" дип атал­ган күк­рәк бил­ге­се бе­лән бү­ләк­лә­нә, бы­ел Укы­ту­чы­лар кө­нен­дә ул РМБ­нең Рәх­мәт ха­ты­на ла­ек бу­ла.

Ире бе­лән бер­гә­ләп Мөсә­лия Вә­гыйз кы­зы өч ба­ла тәр­би­я­ләп үс­те­рә. Кыз­ла­ры да әни­лә­ре сай­ла­ган юл­дан ки­тә: олы кы­зы Әл­фия Яр Чал­лы­да хи­мия һәм би­о­ло­гия, ә ке­че­се Гөлфия Яңа Чиш­мә­дә рус те­ле һәм әдә­би­я­ты фән­нә­рен­нән бе­лем би­рә, улы Рә­фис ве­те­ри­на­рия бер­ләш­мә­се на­чаль­ни­гы бу­лып эш­ли. Ба­ла­ла­ры һәр­ва­кыт әни­лә­ре­нең хә­лен бе­ле­шеп то­ра­лар, аның яны­на еш кай­та­лар, ху­җа­лык эш­лә­рен­дә бу­лы­ша­лар.

Без М.В. Хә­би­бул­ли­на­ны юби­лее һәм Әни­ләр кө­не бе­лән чын кү­ңел­дән кот­лый­быз, аңа исән­лек-сау­лык, үсеп ки­лү­че бу­ын­ны тәр­би­я­ләү­дә уңыш­лар һәм имин­лек те­ли­без.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев