Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан журналистлары тарафыннан «Миллиард.татар» сайты ачылган

Тарих һәм журналистиканы берләштергән медиапроектны ай ярым вакыт эчендә яхшылап эшләтеп җибәрергә ниятлиләр.

Бу хакта сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebook челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Без бүген «Миллиард татар» дип аталган сайтыбызның тест версиясен ачтык. Проектның төп идеясе - Россиядә «татар тормышы энциклопедиясе»н булдыру. Биредә татар халкының үзләренә биргән сораулары һәм XXI гасырда алар каршындагы төп бурычлар исемлеге тупланган. Ай ярым чамасы вакыт эчендә сайт тулыланыр һәм киң катлам укучыларының тарих белән кызыксынуларын канәгатьләндерә алыр дип өметләнәбез», — ди журналист, «Реальное время» интернет-басмасының элеккеге баш редакторы.

Бу турыда Минвәлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә дә сөйләгән. Аның сүзләренчә, яңа мәйданчыкның төп принцибы —  аның Россиядә милләтара диалог булдырырга теләгән һәр кеше өчен ачык булуы.

«Әлеге мәйданчык Россиядә рус булмаган халыклар өчен интеллектуаль лабораториягә әйләнергә мөмкин, — дигән ул һәм яңа басманың официоздан да, төрле милләттәге маргиналлардан да ерак булуын ассызыклаган.

Минвәлиев проектны финанслау серен ачмаган. Редакция бик компактлы булу сәбәпле, ул моның «шактый чамалы гына» булуын әйткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев