Казахстанда юллар төзегән
«Армия җитди булырга өйрәтте»
Ефимов Владимир Леонидович, Яңа Чишмә
«1985 елда Лениногорскида ДОСААФ мәктәбен тәмамлаганнан соң Чирмешән хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырылдым, Казахстандагы Шевченко (хәзерге Актау) шәһәренә эләктем. Төзелеш гаскәрләрендә хезмәт иттем.
Казахстан климатына ияләшү авыр булды: анда бик эссе җәй һәм яшеллекләр дә аз.
Мин армиядә шофер булырмын дип уйлаган идем. Әмма Казахстанда машина йөртүчеләр җитәрлек иде, ә менә яхшы юллар юк. Һәм безне юллар төзергә җибәрделәр. Дөрес, хәрби эшкә дә тиешенчә өйрәттеләр.
1987 елда Кама ГЭС төзелеше барганда, демобилизацияләндем, менә шунда армиядә алган һөнәрем кирәк булды да инде.
Армия безне башлаган эшне ахырына кадәр җиткерергә өйрәтте, әгәр ГЭС төзелеше ябылмаса, мөгаен, шәһәрдә шулай яшәгән дә булыр идем. Ләкин буласы булган инде. Өйгә кайткач мин Оля исемле кыз белән таныштым, өйләнештек. Ул Яңа Чишмә РҮХдә шәфкать туташы булып эшли. Безнең дүрт кызыбыз һәм ике оныгыбыз бар инде».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев