Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Күңел җылысы бүләк иттеләр

    11 октябрьдә Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Яңа Чишмәдәге Картлар йортына "Күңел җылысы бүләк итәбез" дип исемләнгән концерт белән килделәр.

    Концертның исеме үзе үк әйтеп тора: укучылар күңел җылысын музыка, бию, үзләре ясаган открыткалар аша тапшырырга тырыштылар. Тамашачылар башкарылган җырларга таң калдылар, яшь артистлар адресына җылы сүзләр әйттеләр, киләчәктә дә концертлар белән сөендерүләрен теләделәр. Концерттан соң өлкәннәр укучыларны татлы ризыклар белән сыйладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: