Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңеле яшь аның

Чу­аш Ча­бак­са­рын­да Анас­та­сия Ва­силь­ев­на Пу­га­е­вадан да энер­ги­я­ле­рәк, тор­мыш­ны яра­ту­чан­рак ке­ше­не та­буы кы­ен­дыр, мө­га­ен. Шу­шы ябык, чан­дыр гы­на гәү­дә­ле 85 яшь­лек ке­ше­дә шул­ка­дәр энер­гия та­шып то­ра ки, исең ки­тәр. Үзе­нең мө­ла­ем­лы­гы, ачык кү­ңел­ле­ле­ге бе­лән ул әң­гә­мә­дәш­не сөй­лә­шү ба­шын­нан ук үзе­нә җә­леп итә бе­лә. Бу сый­фа­ты аңа үзе­нең 36 ел­лык пе­да­го­гик эш­чән­ле­ген­дә...

Чу­аш Ча­бак­са­рын­да Анас­та­сия Ва­силь­ев­на Пу­га­е­вадан да энер­ги­я­ле­рәк, тор­мыш­ны яра­ту­чан­рак ке­ше­не та­буы кы­ен­дыр, мө­га­ен.

Шу­шы ябык, чан­дыр гы­на гәү­дә­ле 85 яшь­лек ке­ше­дә шул­ка­дәр энер­гия та­шып то­ра ки, исең ки­тәр. Үзе­нең мө­ла­ем­лы­гы, ачык кү­ңел­ле­ле­ге бе­лән ул әң­гә­мә­дәш­не сөй­лә­шү ба­шын­нан ук үзе­нә җә­леп итә бе­лә. Бу сый­фа­ты аңа үзе­нең 36 ел­лык пе­да­го­гик эш­чән­ле­ген­дә кеч­ке­нә ба­ла­лар бе­лән ур­так тел та­бар­га яр­дәм ит­кән, өс­тә­ве­нә аның уку­чы­ла­ры мәк­тәп бу­са­га­сын бе­рен­че тап­кыр ат­лап ке­рү­че ба­ла­лар бул­ган. Анас­та­сия Ва­силь­ев­на­ның хез­мәт дәф­тә­ре исем­ле­ген­дә Чу­аш Ча­бак­са­ры мәк­тә­бе баш­лан­гыч сый­ныф­ла­ры­ның -17 чы­га­ры­лышы һәм авыл­ның һәр ке­ше­се ди­яр­лек аны үзе­нең икен­че әни­се дип са­ный.

Әл­бәт­тә, ба­ла­лар­га бул­ган мә­хәб­бәт чын яра­ту хө­кем сөр­гән га­и­лә­дән баш­ла­на. "Мин га­и­лә­дә иң кеч­ке­нә­се, ту­гы­зын­чы ба­ла идем, ми­нем әти-әни­ем ях­шы ке­ше­ләр иде, без­не бер­кай­чан да әр­лә­мә­де­ләр. Без бик та­ту яшә­дек", - ди ул. Ба­ла чак­та­гы кү­ңе­лен әр­нет­кән иң авыр ха­ти­рә 1933 ел­да алар­ның нык ху­җа­лы­гын рас­ку­ла­чить итү була. Күп ба­ла­лы га­и­лә­не бөл­ген­лек­кә тө­ше­рә­ләр, та­вык­ла­ры­на ка­дәр алып чы­гып ки­тә­ләр. Хәс­рәт­тән әти­лә­ре нык авы­рый баш­лый һәм күп тә үт­ми ва­фат бу­ла. Өч ел­дан соң әни­лә­ре ба­ла­ла­ры өчен сы­ер са­тып алу бә­хе­те­нә ире­шә, тик аны­сын да алып ки­тә­ләр. 10 ел дә­ва­мын­да га­и­лә фә­кыйрь­лек­тә яши, алар­ны ач­лык­тан бак­ча гы­на кот­ка­ра. Ба­ла­лар­ның олы­рак­ла­ры бер-бер арт­лы торф чы­га­ру эше­нә чы­гып ки­тә­ләр, ке­че­рәк өч ба­ла әни­лә­ре янын­да ка­ла. Ике абый­сы фронт­ка ки­тә, бер­се хә­бәр­сез юга­ла. Җир­ле җи­де­ел­лык мәк­тәп­не Мак­тау кә­га­зе бе­лән тә­мам­ла­гач, Анас­та­сия Ак­су­бай пе­ду­чи­ли­ще­сы­на укыр­га ке­рер­гә ка­рар кы­ла. Баш­та ул, олы апа­сы ке­бек, фельд­шер бу­лыр­га те­ли, тик ан­на­ры баш­ка ике апа­сы ке­бек укы­ту­чы бу­лыр­га ка­рар кы­ла. Әни­се кыз­ны үгет­ли баш­лый: "Мин си­не укы­та ал­мам", - ди. Әм­ма Анас­та­си­я­гә ях­шы укы­га­ны өчен сти­пен­дия вәгъ­дә итә­ләр һәм ул укыр­га ки­тә. Укуын тә­мам­ла­ган­нан соң, яшь укы­ту­чы­ны нәкъ ме­нә үзе­нең ту­ган Чу­аш Ча­бак­са­ры мәк­тә­бе­нә эш­кә дә җи­бә­рә­ләр. - Хә­зер без­нең мәк­тәп­тә бар­лы­гы 43 ба­ла, ә мин укы­та баш­ла­ган ел­лар­да ми­нем сый­ныф­та гы­на да шул чак­лы уку­чы иде. Кай­ва­кыт өч төр­кем­чә­не (рус, чу­аш һәм кат­наш) берь­ю­лы алып ба­рыр­га ту­ры ки­лә иде, дә­рес­тә ма­те­ри­ал­ны чи­рат бу­ен­ча аң­ла­та идем, - ди ул.

Укы­ту­чының күпь­ел­лык фи­да­карь хез­мә­те ра­йон мә­га­риф бү­ле­ге­нең һәм рес­пуб­ли­ка мә­га­риф ми­нистр­лы­гы­ның Мак­тау гра­мо­та­ла­ры һәм бү­ләк­ләр бе­лән бә­я­лән­гән.

Анас­та­сия Ва­силь­ев­на 1983 ел­да пен­си­я­гә чы­га, әм­ма бел­геч­ле­ге бу­ен­ча мәк­тәп­тә та­гын 3 ел эш­ли. Бө­тен­ләй өй­дә ге­нә то­ра, укыт­мый баш­ла­гач та бе­рен­че ва­кыт­лар­да мәк­тәп­не һәм ба­ла­лар­ны бик нык са­гы­на, үзен-үзе кая ку­яр­га бел­ми. Алар үте­не­че бу­ен­ча ба­ла­лар бе­лән өен­дә шө­гыль­лә­нә, биг­рәк тә чу­аш те­ле бу­ен­ча: тәр­җе­мә итәр­гә, ин­ша­лар язар­га бу­лы­ша. То­ра-ба­ра мо­ңа да ия­лә­нә, әм­ма элек­ке­чә авыл­даш­ла­ры ин­де үз тор­мыш­ла­рын Анас­та­сия Ва­силь­ев­на­дан баш­ка күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мый­лар: ул ба­ры­сы­на да ки­рәк. Аның йө­рә­ге һәм ише­ге ба­ры­сы өчен дә һәр­ва­кыт ачык, ул һәр­бер­се­нә игъ­ти­бар һәм ва­кыт та­ба, ке­ше­ләр бе­лән ара­лаш­мый бер ми­нут та яши ал­мый. Аңа ки­ңәш, дә­ва­ла­вын, күп авы­ру­лар­дан яр­дәм итү­че үз ре­цеп­ты бу­ен­ча ясал­ган тыл­сым­лы май (мазь) со­рап күп­ләр (биг­рәк тә ха­тын-кыз­лар) мө­рә­җә­гать итә ә­ва­лау -а­ның ба­ла чак­тан кил­гән хы­я­лы). Без әң­гә­мә кор­ган ара­да да аның яны­на эш бу­ен­ча (кә­газь­гә кул куй­дыр­ту, нәр­сә ту­рын­да­дыр ки­ле­шү өчен) бер-бер арт­лы ике авыл­да­шы кил­де. Анас­та­сия Ва­силь­ев­на җә­мә­гать эш­лек­ле­се дә - ул җир­ле ве­те­ран­нар Со­ве­ты рә­и­се. Юби­лее көн­не, 3 июнь­дә АҖ баш­лы­гы Ни­ко­лай Па­ра­мо­нов җи­тәк­че­ле­ген­дә авыл җир­ле­ге баш­кар­ма ко­ми­те­ты де­ле­га­ци­я­се бү­ләк бе­лән кил­де, аңа исән­лек һәм озын го­мер, бә­хет­ле карт­лык те­лә­де­ләр. Су­гыш ве­те­ран­ы­ның тол кал­ган ха­ты­ны бу­ла­рак, хә­зер ул яңа өй­дә яши һәм мо­ңа бик ка­нә­гать. Ул ак­тив тор­мыш рә­ве­ше алып ба­ра, бак­ча­сын­да ка­зы­ныр­га яра­та, җи­ләк­лә­рен­нән ва­ренье да кай­нат­кан ин­де. Анас­та­сия Ва­силь­ев­на кул­дан эш­лән­гән бик ма­тур ту­кыл­ган пок­ры­вал күр­сәт­те: "Мәр­хү­мә апам бе­лән икәү эш­лә­дек. Күп­тән тү­гел аны До­мо­де­до­ва­га

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев