Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күңелле очрашу

Җиңү көне алдыннан күп оешма һәм учреждениеләрдә ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар булып үтте. Алар өчен чәй табыннары, концертлар оештырылган иде, бүләкләр дә тапшырдылар. Әлегедәй очрашу КМС заводында да булып узды.

Завод директоры Федор Бурчин озак еллар заводта эшләгән һәм бүгенгесе көндә лаеклы ялда булган тыл хезмәтчәннәре Екатерина Бытко һәм Мария Гунинаны да кунакка чакырган иде (Мария Алексеевна авыру сәбәпле килә алмады).
Екатерина Ильинична сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларны, заводта эшләгән вакытларын искә алды, хөрмәтләп чакырулары өчен зур рәхмәтен белдерде.
Хәзер ветераннар 80 не узган, ә хезмәт стажлары икесенә 82 ел. Бүген аларның яшәү шартлары да яхшы, пенсияләре дә әйбәт.
Азакта Федор Бурчин Екатерина Быткога чәчәк бәйләме тапшырды һәм Җиңү көне хөрмәтенә матди ярдәм күрсәтте, Мария Гунинага исә шундый ук бүләкләрне өенә барып бирделәр.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев