Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кеше үз тормышын игелекле эшләре белән бизи

«Сүзендә тора торган кеше, вәгъдә биргән икән, үти» – яңачишмәлеләр Шәүкәт Сабиров турында шулай диләр.

Территорияләрне төзекләндерү буенча язгы икеайлык ахырына якынлаша. Районда һәйкәлләр, парклар һәм скверлар тиешле хәлгә китерелгән, предприятиеләр, оешма һәм учреждениелар территорияләре төзекләндерелгән, сулыкларны санитар чистарту булган.

Хезмәт коллективлары, укучылар, пенсионерлар тарафыннан төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган. Әлбәттә, мондый чаралар матди чыгымнарсыз  һәм хәйриячеләрнең махсус техника белән ярдәм итүләреннән башка узмый. Яңа Чишмәдә андый кешеләр аз түгел. Яңа Чишмә авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Маланчева алар арасында төзелеш оешмасында эшләүче Шәүкәт Сабировны атады.

«Ул Яңа Чишмәдә 30 елдан артык яши һәм эшли, халык Сабировны ярдәмчел һәм киң күңелле кеше буларак белә», - ди Т. Маланчева. - Транспорт яки төзелеш материалларын бүлеп бирү турындагы үтенечне УЛ беркайчан да кире какмаячак.  Эш күләмен үзе карап, сораганнан да күбрәкне бирәчәк, ә иң мөһиме - болар барысы да ихлас күңелдән, мөрәҗәгать итүче кешегә хөрмәт белән карап эшләнә».

«Шәүкәт Шамил улы әхлаклылыкка һәм тәрбиялелеккә ия. Ул һәркемне хөрмәт итә белә торган игелекле зат», - ди Ш. Сабиров турында җирле халык. Шуңа күрә, Яңа Чишмә депутатлары Советында халык мәнфәгатьләрен яклау эше берничә ел рәттән аңа ышанып тапшырыла.

Эшмәкәрлек эшчәнлеге елларында Шәүкәт Сабировның ярдәме тигән кешеләрне санап тормыйбыз, тик шуны әйтеп үтәсебез килә - ул үзенең төп бурычы дип Бөек Ватан сугышы ветераннарына торакларын ремонтлауда, балалар учреждениеләре, зиратлар, мәчет-мәдрәсәләрнең территорияләрен төзекләндерүдә ярдәм итүне саный.

Шәүкәтнең балачагы һәм мәктәп еллары Аксубай районының Яңа Ибрай авылында уза. Ул елларда ул әтисе кебек шофер булырга хыяллана. Тик ун еллык мәктәпне тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтып, Казан авыл хуҗалыгы институтында кызыл диплом алгач, аның алдында бөтенләй башка перспективалар ачыла.

1990 елда ул юллама белән Яңа Чишмә районына кайта һәм район колхозларының берсенә килә.

«Маяк» колхозының рәисе Сабировка перспективалырак эшкә - төзелеш оешмасына урнашырга киңәш итә. Һөнәри эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк Шәүкәт Шамил улын шушы оешма базасында оешкан икенче Чистай ПМК участогына начальник итеп билгелиләр һәм ул аны 13 ел җитәкли. Ә 2003 елда ул шәхси эшмәкәрлеккә күчә, тик шул ук юнәлештә эшли (сантехника, канализация, җылылык).

Районда масштаблы төзелеш һәм социаль-мәдәни объектларны ремонтлау эшләре башланып киткәндә, аның оешмасында инде төрле техника, төзүче- белгечләр була,  ул намуслы һәм ышанычлы оешмаларның берсе булып санала. Җирле хакимият Сабировка учреждениеләрне капиталь ремонтлау эшләре белән шөгыльләнергә тәкъдим итә. Төзелеш эшләрен башкару өчен тиешле документлар кирәк, шул вакытта яңа профессия үзләштерергә туры килә. Күп  биналарга капиталь ремонт ясаганнан соң, төзүчеләргә дәгъва белдерүчеләр булмый, үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарган эшләре өчен алар бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәләр. Зур объектларның беренчесе - Черемухово Бистәсендә төзелгән мәктәп.

Сабировларның ике олы уллары Рәдис һәм Рәмис әтиләре 30 ел элек бетергән институтны тәмамлаган. Белгечлекләре буенча, Казанда эшлиләр. Кече улы Рәсүл 4 сыйныфта укый. Соңгы биш елда Сабировларның гаиләсе арткан һәм хәзер аларның «кызлары» да бар – ул Рәдиснең хатыны Гөлинә һәм биш яшьлек оныклары - Радлина.

 Вакыт үтү белән бары тик бер әйбер үзгәрешсез кала – ул башкаларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер торган Шәүкәт Сабировның киң күңеле.  Бу темага әңгәмә вакытында ул болай диде:

«Хәйриячелек белән һәр кеше дә күпмедер дәрәҗәдә шөгыльләнәдер, мөгаен. Һәрхәлдә, минем дусларым арасында мохтаҗларга ярдәм күрсәтмәгән кешеләр юк. Мин бу хакта сөйләгәнне яратмыйм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев