Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кешеләр, Студенецны саклагыз!

Район үзәге аша агып торучы Студенец елгасының исеме үк җисеменә туры килеп тора. Мондагы су иң чистасы, салкынча иде, аны азык-төлек әзерләү максатларында да куллана иделәр. Кызганычка каршы, "иде" дип кенә әйтергә туры килә. Соңгы елларда елга саекты, куаклар басып китте, ауган агачлар, иске көпчәкләр һәм башка төрле иске-москы әйберләр...

Район үзәге аша агып торучы Студенец елгасының исеме үк җисеменә туры килеп тора. Мондагы су иң чистасы, салкынча иде, аны азык-төлек әзерләү максатларында да куллана иделәр.
Кызганычка каршы, "иде" дип кенә әйтергә туры килә. Соңгы елларда елга саекты, куаклар басып китте, ауган агачлар, иске көпчәкләр һәм башка төрле иске-москы әйберләр белән тулды.
Әмма мондый хәлләрнең килеп чыгуына Яңа Чишмә халкы үзе үк гаепле. Күпләр мондагы участокларны тотып алган, шунда каз-үрдәкләр асрыйлар (әйтерсең лә бу аларның үз территорияләре), теләсә нинди чүп-чар ташлыйлар, чисталыкка игътибар бирмиләр. Ә бит елга буенда яшәүчеләр һәрвакыт елга суыннан файдаланалар - бакчаларына су сибәләр, хуҗалык ихтыяҗларына су алалар. Шулай булгач, елганың торышын игътибар белән күзәтергә, даими чистартып торырга тиешләр дә кебек.
Әмма, кызганычка каршы, бу алай түгел. Шушы көннәрдә Яңа Чишмә АҖ башкарма комитет җитәкчесе Алексей Иванов Студенец үзәне буйлап үткән һәм менә ниләр күргән:
-Район үзәгендә елга буенда 40 тан артык йорт урнашкан һәм нибары 10 га якыны гына үз территорияләрен чиста һәм тәртиптә тоталар. Мондыйларга Ришат Билалов, Иван Сыров, Вячеслав Козлов, Александр Петровичев, Иван Завалишин һәм Николай Попков хуҗалыкларын кертергә була. Калганнарында үтеп-йөреп булмаслык кычыткан үсеп утыра, елганың үзен дә кертеп, челтәр койма белән уратып алганнар. Сигез шәхси хуҗалык елга тирәсен тотып алып, үрдәкләр һәм казлар үстерәләр. Елга тирәсен тотып алу исә катгый тыела. Көнкүреш калдыкларын, хайван үләксәләрен яр буена ташлаучылар да бар.
Бәлки кемнәрдер канализация суларын да елгага агызадыр. Экология полициясе хезмәткәрләре белән берлектә комиссия төзеп, без әле моны тикшереп чыгачакбыз. Шундый намуссыз хуҗалар ачыклана калса, аларны саллы штрафлар көтәчәк.
Алексей Иванов елга тирәсендә яшәүче өч кешегә кимчелекләрне бетерүгә тәгаен вакытын билгеләп күрсәтмә бирелүен дә әйтте. Алар үтәлмәсә, районның административ комиссиясендә карау өчен беркетмәләр төзеләчәк.
Хөрмәтле район үзәге халкы, сездән табигатькә, суга, төгәлрәге яшәү чыганагына карата сакчыл һәм намуслы мөнәсәбәттә булуыгызны үтенәбез.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев