Кешене хезмәт бизи
Безнең районда хәйриячелек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр аз түгел. Шәһәрләрдә яшәп, алар туган авылларына, авылдашларына ярдәм итәләр. Акбүре авылында туып үскән Насыйх Әхмәт улы Мортазин шундыйларның берсе булып тора. Азат МУСИН
Тат. Волчья мәктәбендә 5 сыйныф тәмамлаганнан соң, рус телен яхшырак өйрәнү өчен, ул 3 ел Рус Волчья мәктәбендә укый, ә 9-10 сыйныфларны Яңа Чишмәдә тәмамлый. Казан төзүче-инженерлар институтын уңышлы тәмамлаган яшь белгечне Башкириядә төзелүче АЭСка эшкә җибәрәләр, ә аннан бер елдан соң туган ягына якынрак җиргә - Кама Аланына кайта, монда Татарстан АЭСын төзү эшләре башланган була. АЭС төзелеше тукталганнан соң, Насыйх үзенең төзелеш фирмасын булдырырга ниятли, бу эшне башлап җибәрү өчен аның җаваплылык тоеп эшләү, оештыру сәләте зур була.
Бүген аның фирмасы шактый зур төзелеш оешмасына әверелгән - үзенең төзелеш һәм махсус техникасы, тәҗрибәле белгечләре һәм эшчеләре (200гә якын кеше) белән бергәләп алар Түбән Камада нефть химиясе объектлары төзелешендә хезмәт куялар. Шунысы сөенечле, аның фирмасы безнең районда теркәлгән һәм район бюджетына ярыйсы гына салымнар китерә.
Н. Мортазин фирмасы төзүчеләре безнең районда да тырышып эшләделәр - Архангел, Петропавел Бистәләрендә балалар бакчалары, КМС заводында объектлар, шәхси торак йортлар төзеделәр, хакимият бинасының түбәсен ясадылар һ.б.
Соңгы елларда Насыйх Мортазин туган авылы Акбүредә ныклап торып хәйриячелек белән шөгыльләнә. Авыл зираты янында кирәк-яракны куеп тору өчен бина төзетте, "Нургаяз" мәчетендә электр чыбыклары алыштырылды, ике мәчеткә дә пластик тәрәзәләр куелды. Җәен икенче мәчеткә манара торгызылды һәм төзекләндерү эшләре үткәрелде. Бу максатларга меценат Насыйх Мортазинның шактый акчасы тотылган.
Волчья Бистәсеннән Николай Темниковның үтенечен дә үтәгән - турыдан-туры Н. Мортазин ярдәме белән мәктәп түбәсен һәм чормасын янгынга каршы кыйммәтле катнашма белән эшкәрткәннәр.
Бүгенгесе көндә Насыйх Мортазин гаиләсе белән (алар хатыны белән бергәләп ике бала тәрбияләгәннәр) Кама Аланында яши, ноябрь башында аңа 50 яшь тулган, без аны гомер бәйрәме белән котлап, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм уңышлар телибез.
Р.S. Шушы көннәрдә Насыйх Мортазин ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков имзалаган хатта күпьеллык намуслы хезмәте һәм Түбән Кама шәһәрендә нефть эшкәртү комплексының беренче чираты объектларын һәм нефть химиясе заводларын төзүдә керткән саллы өлеше өчен рәхмәт белдерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев