Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халидә Мотыйгуллина: Үз эшемне яратып башкарам

Кече тәрбияченең бер эш көне башка көнгә охшамаган.

Күп кенә яхшы белгечләр арасында Яңа Чишмә «Ландыш» балалар бакчасында няня, яңача әйтсәк – кече тәрбияче - Халидә Мотыйгуллина бар, аның бу бакчадагы эш стажы 30 елдан артык.

Няня - ул балаларны карауда алыштыргысыз кеше, сабыйларны бик яратучы хезмәтчән. Кече тәрбияченең бер эш көне нидән гыйбарәт соң? Ә көн изге, мәшәкатьле иртәдән башлана.

«Халидә Шәфигулла кызы эшләгән балалар төркемендә бөтен җирдә идеаль тәртип: дымлы җыештыру һәм җилләтү үткәрелгән, сөлгеләр һәм урын-җир әйберләре алыштырылган, иртәнге ашка өстәлләр пөхтә итеп серверлана. Өстәлне сервировкалау вакытында няняга ярдәм итү өчен, балалар чиратка басалар. Көн дәвамында кече тәрбияче балалар янында, шуңа күрә няня һәм сабыйлар арасында үзара аңлашу хөкем сөрә. Халидә Шәфигулла кызы үзенә балаларны җәлеп итә торган ниндидер тылсымлы көчкә ия. Балалар бакчасында озак еллар эшләү тәҗрибәсе бар аның, ул һәркайсына игътибар итә: берсен кочаклый, икенчесенә яхшы сүз әйтә, өченчесен мактый. Балалар исә җавап итеп аның белән үз серләре белән уртаклаша. Ә ул исә аларны, әниләре кебек тәртипкә өйрәтә: табын әзерләргә, урын-җирне (караватны) җыештырырга, тышкы кыяфәтләрен тәртиптә тотарга - кыскасы, аларга файдалы күнекмәләрне һәм гадәтләрне аңлата.

Халидә апа балаларның сәламәтлеген дә кайгырта: вакытында киендерә, юеш киемнәрен киптерә, гигиена кагыйдәләрен үтәүләрен, иртәнге һәм төшке ашларын ашап бетерүләрен тикшереп тора. Савыт-саба, мебель, инвентарь юу, келәмнәрне, веранданы чистарту, киендерү-чишендерү, ашату, боларның барын да тәҗрибәле хезмәткәр яратып, вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара».

 «Ландыш» балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина үзенең хезмәттәше турында әнә шулай дип яза.

Халидә Мотыйгуллина белеме буенча бухгалтер, балалар белән эшләү турында уйламый да, хыялланмый да, ә бала тугач, аны бакчага урнаштыру өчен тәрбияче булып эшкә килә. Бу 1988 елның ноябре була.

«Вакытлыча, улым үскәнче генә дип уйлаган идем, тиздән кызым туды, аны балалар бакчасына урнаштырырга кирәк. Үз балаларымны ярату миңа барлык нәниләргә карата мәхәббәт уятты һәм мин алар белән никадәр озаграк эшләсәм, балаларга тагын да ныграк ияләшәм. Няня булып эшли башладым. Туганнарымның: көн буе «шау-шулы» коллективта эшләү туйдырмадымы?, дигән сорауларына: - Үз балаларыңа уңайлы шартлар тудыру ничек туйдырсын инде, дип җавап бирәм», ди Халидә Шәфигулла кызы.

Күпләр өчен бу эш бертөрле булып күренәдер, әмма Халидә әлеге сорауга «Һәр яңа көн – коллектив, балалар, аларның әти-әниләре белән яңа очрашулар бит ул. Һәркемнең кәефе үзгәрә, яңа вакыйгалар барлыкка килә, алар безнең белән уртаклаша. Боларның барысын да монотонлы эш дип атарга мөмкинме соң, бу хәтта эш тә түгел – ул тормыш».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев