Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халимә Хөснетдинова: “Мин балалар укыттым һәм үзем дә алардан күп нәрсәгә өйрәндем“

19 сентябрьдә Шахмай авылында яшәүче Хөснетдинова Халимә Абделхак кызы үзенең  юбилеен билгеләп  үтә.   

Халимә апа Чистай районы Мөслим  авылында туып үсә. Әтисе бик яшьли вафат була, шуңа да Халимә апага укуын өйдәге һәм колхоз эше белән бергә алып барырга туры килә: ул бригадир ярдәмчесе була  һәм хезмәт хакы ала -  көненә дүрт кашык  он.
- Әни әлеге онны кычыткан белән катыштырып безгә аш пешерә иде, - дип сөйли Халимә апа. Ул чакта барысы да бик ярлы яшәде: мәктәптә язарга ручка да, кәгазь  дә юк иде, ә икмәкне 4 ел буена да ( сугыш еллары) күрмәдем. 1945 елның Җиңү көнен хәтерлим: безгә ул хәбәрне мәктәптә әйттеләр, шул ук көнне дустымның гаиләсенә әтиләренең (безнең мәктәп укытучысы) үлеме турында хәбәр килде. Җиңү шатлыгына дустымны кызгану хисе кушылды. Ул көнне һич кенә дә оныта торган түгел.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Халимә апа Чистай педучилищесына укырга керә, дәрескә йөрергә аяк киеме дә булмый, ә ашарына әнисе пешереп туңдырган (ачымасын өчен) бәрәңге була. Ничек кенә авыр булмасын, ул укуын тәмамлап диплом ала һәм Акъяр башлангыч мәктәбенә укытучы булып урнаша, анда 1950 елга чаклы хезмәт куя.
- Шул ук елны мин тормышка чыктым һәм Шахмай авылына күчендем. Һәрвакыт ярлы яшәдем, ә ирем гаиләсенә килеп кергәч, узган еллардагы тормышым әле ул чаклы ук начар булмавын аңладым, - дип искә ала Халимә апа. - Чаллы Башы мәктәбендә эшләдем, ирем шофер иде.  Әкренләп кенә тормышыбыз көйләнде. Үз йортыбызны төзедек,  дүрт балабыз якты дөньяга килде, аларны  эш һәм тормыш сөючән  итеп үстердек. Тормыш иптәшем белән бер-беребезне аңлап  64 ел гомер кичердек. 2014 елда ул вафат булды.
Халимә апа бүген ялгызы гына түгел. Шахмайда төп нигездән ерак та түгел тормыш иптәше Хамия белән  улы Раиф яши. Улы Кәрим белән оныгы Илүсә дә әбисе янында еш  була. Улы Рәиснең оныклары һәм оныкчыклары (алар Мәскәүдә төпләнгән) сагындырып кына кайталар, кызлары Рәсимә һәм Резедә гаиләләре белән Әгерҗе һәм Алабугада яшиләр. Юбилейга – төп йортларына барысы да җыелачак, -  вәгъдә биргәннәр. Халимә апа юбилеена АҖ башлыгын, мәктәп  укытучыларын һәм, әлбәттә инде, элекке укучыларын да  көтә әле.
Халимә апа үзе мәктәптә һәм клубта үткәрелгән бәйрәмнәргә йөрергә тырыша. Шахмай мәктәбендә эшләгән беренче елларында аңа беренче сыйныфка 22 ләп укучы килүен искә төшерде. Бу авылдагы үзенең беренче сыйныф укучыларының һәммәсенең дә исемен хәтерли, хәзер Шахмайда шуларның берсе яши – бу Рәшит Лотфуллин. Очрашуларның берсендә Халимә апаның элекке укучыларының берсе нәкъ менә аның ярдәмендә рус  телен өйрәнүен әйткән.  Ул исә: “Ә мин сездән бик күп нәрсәгә өйрәндем“, -  дип җавап биргән.
“Киленнәрегезне нәрсәләргә өйрәттегез? “ - дигән  сорауга, “Мин үзем алардан өйрәндем, - дип җавап бирде. - Олы  киленем рус  милләтеннән, анардан рус телен, гореф-гадәтләрен өйрәндем, икенчесе аш-суга оста, хуҗалыкны белеп алып бара, анардан да күп нәрсәгә өйрәндем. Мин һәрчак яңалыкка омтылдым, ә элек телевизор, интернет ише нәрсә юк иде бит, яшьләрдән өйрәнеп кенә була иде.
55 яшендә Халимә апа лаеклы ялга арыганга түгел, ә оныкларны карар һәм тәрбияләр чак җиткәнгә генә киткән.
- Үз вакытында миңа каенанам нык булышты, ул 107 яшькә кадәр яшәде, хәзер өйдәге барлык эшләрне үзем эшлим, кирәк чакта гына балаларга һәм оныкларга мөрәҗәгать итәм. Иң мөһиме ялкауланып ятырга түгел, - ди ул.
            Лариса Федорова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев