Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Халыкара гаилә көне алдыннан Яңа Чишмә районы ЗАГС бүлегендә бәйрәм чарасы булып узды

Анда юбиляр парларны, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү һәм Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы булды.

Анда юбиляр парларны, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү һәм Россия Федерациясе паспортларын тапшыру тантанасы булды.

14 майда Яңа Чишмә муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 15 майда билгеләп үтелүче Халыкара гаилә көненә багышланган тантана оештырылды. Аңа 70 елга якын бергә гомер иткән, шулай ук быел бергә гомер итә башлауларына 50 һәм 55 ел тулуны билгеләп үтүче гаиләләр чакырылды.

Гаилә көне алдыннан шулай ук мәктәп яшендәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге 4-5 бала тәрбияләүче яшь гаиләләрне дә хөрмәтләделәр.

14 яшьлек тугыз яшүсмергә тантаналы шартларда Россия Федерациясе гражданы паспортлары тапшырылды.

Кунакларга сәламләү сүзләре белән район башлыгы урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Слимова һәм башкалар мөрәҗәгать итте.

Тулырак язманы «ЯЧХ»ның 21 май санында укыгыз  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев