Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хезмәт - яшәү чыганагы

Акъяр авылыннан Дәүләтшиннар гаиләсе хезмәттән башка үзләрен күз алдына да китерә алмыйлар.

Шәһәр халкы еш кына авылда яшәүчеләрнең тормышын кышкылыкка мул итеп әзерләнгән «запас» ризыклар һәм сый-нигъмәтләр тулы табын белән күзаллый. Әйе, бу - чыннан да, шулай. Ләкин боларның барысы да өйдәге һәм ярдәмче хуҗалыктагы даими хезмәт белән бәйле.

Акъяр авылыннан Дәүләтшиннар гаиләсе тәүлекнең күп өлешен үзләренең фермер хуҗалыгында үткәрә. Бу эш авыр булса да, канәгатьләнү китерә, диләр алар.

Без, әтәчләрдән дә иртәрәк  уянырга, мал-туарны ашатырга, абзарда, ишегалдында тәртип урнаштырырга күнеккән кешеләр. Бу инде авыл кешесенең иртәнге зарядка яки саф һавада йөрүе - «скандинавча йөрештә» кулыңа таяк урынына көрәк, сәнәк яки тырма гына тотасы, – дип шаярта өлкән Дәүләтшин - Нәкыйп Рәхимҗан улы.  

Аның тормыш иптәше Гөлфия Мөхәммәт кызы:  «Авыл хезмәтенә мәхәббәтне  без үзебезгә балачактан сеңдердек - мәктәпкә китәр алдыннан яңа сауган сыер сөте эчеп дигәндәй. Әти-әниләребез дә колхозда эшләделәр, күп итеп мал-туар асрадылар, без дә яшьтән үк эшләп үстек». Үзенең балаларына һәм оныкларына да яхшы тормышны читтән эзләргә кирәкми, ди. Туендыручы да, җылытучы да булган туган җиребездә яшәүдән дә зур бәхет юк бит ул.

Дәүләтшиннар хуҗалыгында ел саен малларның баш саны арта баргач, алар 2013 елда ферма төзергә булалар.

Шул ук елны ферма төзелә, гаилә фермасы күмәк - фермер хуҗалыгы статусына ия була.

Бу зур гаилә эше түземсезлек белән механика һәм агрономия өлкәсендә яңа  белгеч көткән. Шулай итеп, Дәүләтшиннарның улы Наил, вузны тәмамлаганнан соң өенә кайта һәм әти-әнисе белән эшли башлый .

 

 

 

Яшь фермер эшнең шактый өлешен үз өстенә ала: аның стихиясе - 84 га мәйданлы җир һәм хуҗалыктагы 7 берәмлек техника (автомобиль, кирәкле авыл хуҗалыгы җиһазлары белән җиһазландырылган комбайн һәм тракторлар).

Наил иртә яздан көзгә кадәр басудан китми диярлек (сөрә, чәчә, эшкәртә, җыя), терлекчелек буенча эшләр белән бу вакытта Нәкыйп Рәхимҗан улы шөгыльләнә. Бүген фермада 69 баш МЭТ бар, шуның 24е - савым сыеры, 13е - башмак таналар, алар быел ук көтүгә кертеләчәк, 20 атка ат абзары да бар.

«Биредә мин көне буе диярлек булам, дөрес, иртәнге, төшке һәм кичке ашларга гына туктыйм.  Тормыш рәвеше шундый, мин алардан канәгать», - ди Нәкыйп.

Гомумән, гаилә фермасында бөтен гаилә эшли, кирәк булганда бер-берсен алыштырырга булышалар.

Наилнең хатыны Илүсә, әлбәттә, күбрәк уллары Кәрим һәм Рәхимне (Дәүләтшиннарның - фермерларның варислары) тәрбияләү белән шөгыльләнә, тик фермер эше аңа да җитәрлек.

Каенана белән килен өйдәге, шулай ук күп итеп савылган сөтне урнаштыру эшләрен дә бергәләп башкаралар, алар тәүлегенә 450 литрга якын сөт савалар. Көн саен 400 литр сөтне эшкәртү предприятиесенә тапшыралар, калганын бозауларга эчерәләр.

Дәүләтшиннар фермер хуҗалыгының юнәлеше - ит-сөтчелек.

«Әмма тапшырылган продукциядән төп керем сөттән, бухгалтерлык исәбен алып баручы Гөлфия Мөхәммәт кызы әйтүенчә, керемнең күп өлеше яңа техника һәм терлекләргә витаминлы өстәмәләр сатып алуга тотыла. Фермага кадәр әйбәт юл булса, тагы да яхшырак булыр иде», - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев