Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөкүмәт 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу кәгазьләрен раслады

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 8 ноябрендәге 2648-р номерлы карары белән 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу барышында кулланылачак исәпкә алу кәгазьләре бланкларының өч формасы расланды.


Л формалы бланк РФ да даими яшәүче затлар турында мәгълүмат җыю өчен билгеләнгән. Анда 23 сорау, алар арасында җенес, яшь, гражданлык, туган урын, милләт, белем, никах хәле, балалар саны, яшәү өчен акча чыганагы, мәшгульлек һ. б. бар.
П формалы бланк халыкның торак шартлары турында мәгълүмат җыю өчен файдаланылачак. Ул җиде сорауны үз эченә ала, бу торак бина тибы, йортның төзелү вакыты, гомуми мәйданы, бүлмәләр саны, торак бинаны төзекләндерү төре.
В формалы бланк вакытлыча Россиядә булучылар һәм башка илләрдә даими яшәүчеләр өчен. Анда җиде сорау, бу җенес, яшь, даими яшәү иле, Россиягә килү максаты, Россиядә яшәү дәвамлылыгы.
Бланк формалары халыкта «Дәүләт хезмәтләре» порталында исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге барлыкка килүне исәпкә алып эшләнгән. Шулай ук исәпкә алучыларның мәгълүматларны җыю эшен электрон планшетларда алып барачагы да исәпкә алынган.
Билгеле бер төзәтмәләр сорауларны формулировкалауга да кертелде. Күчүчәнлеккә зыян китермичә, алар бүгенге тормыш чынбарлыгына һәм 2010 елда соңгы исәпкә алуны үткәрү вакытыннан үзгәргән закон таләпләренә җайлаштырылган.
Яңалыкларның берсе-халыктан рус һәм башка телләрне белү белән генә түгел, ә бу телләрне көндәлек тормышта актив куллану белән дә кызыксыначаклар.
Яшәү өчен акча чыганагы исемлегендә җавапларның киң таралган вариантлары китерелгән: хезмәт хакы, эшмәкәрлек кереме, үзмәшгульлек, пенсия, пособие һ. б.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, исәпкә алу кәгазендә керем күләме турында сорау булмады да һәм юк та. Статистикларны бары тик яшәү өчен акча чыганаклары гына кызыксындыра.
«Мәгариф турында» закондагы үзгәрешләр мәгариф турындагы сораулар блогын эшләп бетерүне таләп итте. Анда «мәктәпкәчә белем бирү» графасы барлыкка килде, ә «урта белем» графасы «квалификацияле эшче, хезмәткәр» һәм «урта буын белгече»нә бүленде. Югары белем эзлеклелеге дә законга туры китерелгән: «бакалавриат», «специалитет», «магистратура».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X