Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хөрмәтле укучыларыбыз! 1 июньнән «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») район газетасына икенче ташламалы язылу ункөнлеге башлана

28 майга район газетасына 1100гә якын кеше язылган, бу җиткерелгән заданиенең 60% ын тәшкил итә.

Ташламалы язылу декадасында район газетасына 6 айга язылу бәясе 664,02 сум тәшкил итәчәк. Барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә, почтальоннар аша, шулай ук электрон рәвештә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша язылырга мөмкин.
Безнең район газетасына альтернатив язылу төре дә дәвам итә. Ярты елга 500 сум түләп, газетабызны редакциядән үзегезгә алырга кирәк булачак. Зур коллективларда безнең газетага 15-20 һәм аннан да күбрәк кеше язылса, газетабыз чыккан көнне (чәршәмбе һәм җомга көннәрендә) без аны шушы оешмаларга үзебез илтеп тапшырачакбыз. Бу, беренче чиратта, РҮХ, райгаз, электр челтәрләре, гимназия, «Алексеевскдорстрой» ААҖ филиалы, ЭЭБ, КМС заводы коллективларына кагыла. Язылу буенча барлык сорауларны 2-23-46, 2-21-46 телефоннары аша бирергә яки безгә язарга мөмкин.
2020 елның 2 нче яртыеллыгына язылу йомгаклары буенча призлар уйнатылачагын тагын бер кат исегезгә төшерәбез.
Чарада 1 апрельдән 30 июньгә кадәр газетага язылучыларның барысы да катнаша. Сезгә почта аша яки электрон рәвештә квитанция күчермәләрен һәм 6 айга (мәҗбүри шарт) язылу өчен түләгән чекны 2020 елның 15 июленә кадәр «Подписка. Акция» тамгасы белән җибәрергә кирәк.
Призлар уйнату 2020 елның 28 июлендә Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 102 йорт адресы буенча урнашкан редакция бинасында узачак.
Барлыгы 25 приз, уйнатылачак төп приз - безнең иганәчедән электродрель.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев