Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хәтерләсеннәр өчен

1956 елда Юныс Насыйбуллин эзләнүләр алып баручыларга туганнары – әтисе һәм аның өч бертуганының каберләрен табу үтенече белән мөрәҗәгать итә.

Ул 1941 елда фронтка алынган һәм 1942 елда һәлак булган Абдулла, Мингали, Зәйнулла һәм Насыйбулла Равиловларның җирләнгән урыннары табылыр дип өметләнгән.
40 елдан соң - 1996 елда Ю.Н.Насыйбуллинга Котлыбан урта мәктәбенең «Орленок» эзләнүчеләр отрядыннан җавап килә, анда аның әтисе Насыйбулла Равиловның Волгоград өлкәсенең Городищенский районы, Самофаловка авылында туганнар каберлегендә җирләнгән булуы турында хәбәр ителә.
Шул ук елны Юныс Насыйбуллин гаиләсе белән әтисе җирләнгән туганнар каберлегенә бара.
Күптән түгел Самофаловка авылында Котлыбан станциясендә туганнар каберлеген һәлак булган һәм җирләнгән барлык кешеләрнең исемнәре язылган плитәләр белән җиһазландырганнар. Узган җәйдә Юныс абый кыз туганы Рәзилә, хатыны Мәрьям һәм улы Рамил белән әтисенең каберенә барганнар.
- Бу юлы укучыларның эзләнүчеләр төркеме белән очрашып булмады, чөнки алар каникулда иде, - дип сөйли Юныс Насыйбулла улы, - тик мин әтиемнең ике ир туганы -  Калуга өлкәсендә җирләнгән Зәйнулланы һәм Новгород өлкәсендә җирләнгән Мингалине табарга булышкан барлык эзтабарларга бик рәхмәтле. Әтинең өченче абыйсы – Абдулла каберен әлегә табып булмый. Шунысы гына мәгълүм: ул 1942 нче, Равиловлар гаиләсе өчен кайгылы елда һәлак булган. Абдулланың улы бар, ул хәзер Мәскәүдә яши: әтисе турында әлегә аның да яңалыгы юк. Әмма без аны онытмыйбыз һәм нинди дә булса туганнар каберлегендә ташка уеп язылган Равилов Абдулла Равил улы исемен күрү өмете бар әле.
Лариса ФЕДОРОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X